Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт урта мәктәбе яңа уку елына әзер

Ару гына торасыңмы, мәктәп?

Елена КОШКИНА, Мамадыш районы Дүсмәт авылы мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

– Дүсмәт урта мәктәбендә 2018-2019 уку елында 42 бала белем алачак. Шуларның яртысы күрше Комазан башы, Акман һәм Иске Комазан авылларынан килә. Аллага шөкер, балаларны йөртә торган дәүләттән бирелгән егерме дүрт урынлы Ford автобусыбыз бар. Укучыларны иртән укырга алып килә дә, обедтан соң, дәресләр тәмамлангач, өйләренә озата. Көн саен бер авыл балаларына гына иртән тору читенгә туры килмәсен дип, водитель рейсларны алыштырып тора.

Беренче сыйныфка өч бала керәчәк: ике кыз, бер малай. Мәктәпне киләсе уку елына әзерләү эшләре дә ахырына якынлашты инде. Буясы урыннарны буяп, обойлыйсы җирләрне обойлап, косметик ремонт ясадык. Кабул итү комиссиясе дә килде, барлык кабинетларны тикшереп, уңай бәясен биреп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев