Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылында Сабантуйның иң олы бүләген кул көрәшендә җиңүчегә бирделәр – фото, видео

12 июнь, Тройсын көнне Мамадыш районының Дүсмәт авылында Сабантуй бәйрәме уздырылды

Дүсмәтлеләр Сабантуй бәйрәменә әзерлекне 10 көн алдан башлады. Төп эшләр – Сабантуй мәйданын чистартып, төрле ярышлар уздыру өчен уңайлы итеп әзерләү; кыр батырларына, уен-ярышларда җиңүчеләргә лаеклы яхшы бүләкләр фонды туплау һәм шул көнгә туры килгән Тройсын – Җапрак бәйрәме йолаларын халыкка күрсәтү. Барысы да авылның ватсап группасында теркәлеп барылды.

Мәйдандагы эшләрне авылның Павлов, Козлов, Миннеханов исемендәге 3 крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм булган ир-атлар бүлешеп эшләгән. Ә призлар фонды булдыру өчен дүсмәтлеләр көчләреннән килгәнчә акчалата яки бүләкләр белән ярдәм иткәннәр. Бу эштә авыл халкы үзе һәм читтә яшәүче авылдашлар да катнашкан.

Бәйрәмдә халык көянтә-чиләк тотып та, кашыкка күкәй салып та, “игезәкләр” булып та, тачкага утырып та ярышты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы уеннарны мулдан әзерләгән – "таяк-аяк"та йөрү, утын кисү, көрәккә стакан утыртып су ташу, йон эрләү һәм башкалар. Куян белән әтәч йөгертүләр дә авыл Сабантуеның матур традициясенә әйләнде. Балаларның дәррәү килеп, мәйдан тутырып – куян, ә өлкәннәрнең “гигант” токымлы әтәч артыннан чабуларын быел да зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Иң дәрәҗәле ярышлар – көрәш, гер күтәрү, ераклыкка тәгәрмәч покрышкасы ату, кул көрәше булды. Быел иң зур бүләкне – Stihl маркасындагы бензин пычкысын авыл җирлеге башлыгы Олег Павлов, үз исеменнән, махсус кул көрәшендә җиңүчегә дип атап әзерләгән. Затлы бүләккә авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Мамадышта яшәүче Андрей Михайлов лаек булды. Хатын-кызлар арасында кул көрәшендә беренче урынны авылда туып-үсеп, Мамадышта яшәүче Лилия Садретдинова алды.

Көрәштә абыйлы-энеле Артем һәм Петр Галкиннар икенче һәм өченче урыннарны бүлеште, беренче урында – тамырлары Дүсмәткә бәйләнгән Вадим Платонов.

Алды көнне Мамадыш Сабантуенда Дүсмәт авылы егете Александр Герасимов ат чабышында икенче урын алган иде. Авыл бәйрәмендә исә Саша, ат белән бергә, алкышлар астында мәйданны әйләнде. 

Сабантуйны матур җырлары һәм мәзәк сүзләре белән Минзәлә театры артистлары алып барды. Бәйрәмне, шулай ук, авылның “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле чыгышы да бизәде. Алар Тройсын бәйрәме җыруларын һәм йолаларын башкардылар. Яшь каен ботагын теләк әйтеп, төсле тасмалар белән чукладылар. “Җиңгәчәйләр” бәйрәмдә яңа теккән милли күлмәкләрдә чыгыш ясадылар.

Сүз уңаеннан, бу көнне, борынгыдан калган йола буенча, авылның һәрбер йорты агач ботаклары белән бизәлгән иде.

4 ел элек бу авыл турында “Дүсмәт үз көен үзе көйли” дип язган идек. Үз көчләре, үз кешеләре белән Дүсмәт бүген дә ипләп кенә яши бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев