Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылында Хәтер бакчасы утыртылачак

Хәтер бакчасы Кече Кирмән, Дүсмәт, Омар, Көмеш Күл авыл җирлекләрендә дә утыртылачак

29 апрель көнне Мамадышта Җиңү тыкрыгы итәгендә – Ушма елгасы буенда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлан Хәтер бакчасы утыртылган. Бу эштә Мамадыш урманчылары, “Төзекләндерү” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре, политехник көллият студентлары катнашкан. Бу турыда "Нократ" хәбәр итә.

Хәтер бакчасы 7 рәт түгәрәк итеп утыртылган барбарис, балан, миләш, туя, нарат, юкә һәм тупыл агачларыннан тора. Уртадагы түгәрәкнең радиусы – 8, иң олысыныкы 25 метр. Уртада Хәтер бакчасы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлануы турында язулы монумент урнаштырыла, аның янәшәсенә эскәмияләр куела.

Агачлар төпләренә көл, известь һәм минераль ашламалар салып утыртканнар. Барысы 430лап агач һәм куак булачак. “Иртәгә Хәтер бакчасы Кече Кирмән, Дүсмәт, Омар, Көмеш Күл авыл җирлекләрендә дә утыртылачак. Казанга да зәңгәр чыршылар җибәрәбез. Үзебезнең урман фондында да ун гектарлап агач утырттык инде. Кирәкле бөтен төр агачлар да үзебезнең питомникларда үстерелә”, - дип хәбәр иткән “Мамадыш урманчылыгы” инженеры Розалия Галимуллина.

Фото: mamadysh-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев