Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәтлеләр күрше авылдан кунак төшергән

Комазан Башы һәм Дусмәт авыллары Качману көнне кунак булышканнар

Качману – ул тәнгә – сихәт, күнелгә арулык бирә торган көн. Шуны истә тотып, Мамадыш районының Дүсмәт авылы кунак төшергән. Бу турыда безгә бу авылның мәдәният йорты директоры Мария Петрова хәбәр итте. “Комазан Башыннан карендәшләребезне чакырдык. Үзебезнең “Җиңгәчәйләр” һәм күрше авылдан “Карендәшләр” ансамбльләре бергә кушылып җырладык, биедек, күңел ачтык. 

Кунакларны җырлап каршы алдык, алар үзләре дә урамнан ук җырлап керделәр. Аннары, уеннарга, биюләргә күчтек. Яшь чакта яратып уйнаган “Чүпләмле”не искә төшердек. Җырлар, уеннар мул итеп әзерләнгән өстәл артында дәвам итте. Кунакларыбыз, савым ашы белән килгәндәй, үзләренең тәмле ризыкларын пешереп төшкәннәр иде. Ризыкларны табынга җырлап чыгардык. Пешергән бәлешебез, пирмәнкәләр, тәбикмәкләр искиткеч тәмле булды. Арабызда булган өч гармунчы бәйрәмне тагын да җанландырды, алар бергәләшеп тә, аерым-аерым да матур көйләре белән безне сөендерде", – дип сөйләде Мария Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев