Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылы халкы сайлауларда актив

Бүген Мамадыш районы Дүсмәт авылы мәктәбе адресы буенча урнашкан 1853 номерлы сайлау участогы иртәнге сигездән бирле, Ватанының язмышы өчен битараф булмаган гражданнарны кабул итә.

Бу сайлау участогына өч авыл - Дүсмәт, Комазан башы, Акман керә. Барлыгы 475 кеше беркетелгән. Зур активлыкны Дүсмәт авылы халкы күрсәтә. Комазан башы белән Акман авылларыннан гражданнарны Дүсмәттәге сайлау участогына автобус белән дә йөртәләр. Иң беренче булып сайлауларда Комазан башы авылыннан Николай Семенов катнашкан. Аңа истәлеккә картина бүләк иткәннәр. Иң яшь сайлаучылар исемлегендә Радик Спиридонов тора. Ул иртән иртүк килеп, сайлауларда үзенең тавышын биргән. Иң яшь сайлаучыларга истәлек өчен фоторамка бирәләр.

"Авылның иң өлкән сайлаучысы булып Александр Никитин исәпләнә. Ул да, олы яшьтә булуына карамастан, беренчеләрдән булып сайлауларда катнашты",- дип сөйләде участок сайлау комиссиясе председателе Елизавета Васильева.

Кичкә таба сайлау комиссиясе, сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, тавыш бирергә килә алмаган авылдашларның өйләренә барып, аларга сайлау мөмкинлеге тудырачаклар.

Дүсмәт халкы өчен сайлаулар мөһим нәрсә икәне аңлашыла. Авылга мәдәният йорты белән мәктәптән җыр-моң ишетелеп тора. Авылдашлар бүген бер-берсен "Бәйрәм белән!" дип сәламли.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев