Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүрт-Мунчаның “Тургай”лылары таныла бара

Алар ел саен авыл бәйрәмнәре, чаралары, районкүләм фестиваль һәм конкурсларда катнаша

Дүрт-Мунча мәдәният йорты каршында оешкан "Тургай" балалар фольклор ансамбле 2000 елдан эшли. Аңа Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Зичәбаш авылларыннан җыр-моңга гашыйк балалар йөри. Ансамбль яшь буынга татар халык җырлары, бәйрәмнәре, йолаларын, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куя. Коллектив аеруча татар халык җырларын үз итә. "Тургай" фольклор ансамбле белән дүртмунчалылар горурлана. Алар ел саен авыл бәйрәмнәре, чаралары, районкүләм фестиваль һәм конкурсларда катнаша. Республика чараларында да үзләрен кыю яклыйлар. Коллектив Базарлы Матакта узган Татарстан халыклары традицион балалар уеннары республика фестивалендә призлы өченче урын алды. "Әйлән-бәйлән" фестивалендә исә I, II лауреат исеменә лаек булдылар. Агымдагы елда  төбәкара халык уеннары фестивалендә диплом алдылар.

2018, 19, 20 елларда "Иң яхшы фольклор йола” район фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.
- Агымдагы елда ансамбльгә йөрүчеләргә костюмнар тектек, -ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Шул рәвешле, тургайлылар остарып, районда таныла бара.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев