Дөньяда “маймыл чәчәге” тарала
Гасырлар дәвамында халыкны кырган чәчәк чиренең яңа төре барлыкка килгән
Африкадан тыш, кимендә, тагын 20 илдә “маймыл чәчәге” чире таралган. Ул илләр арасында, АКШ, Германия, Испания, Италия, Канада, Португалия, Франция, Швеция дә бар. “Маймыл чире” йоктыруның инде 400ләп очрагы билгеле булган.
Гасырлар дәвамында халыкны кырган чәчәк авыруын кешелек узган гасырның сиксәненче елларында тәмам җиңгән булган. Әмма аңа кадәр әле шул XX гасырда гына да бу чир җир йөзендә 300 миллион кешенең үлеменә сәбәп булган.
Кара чәчәкнең соңгы очрагы 1978 елны билгеле була. Бу чир Бөекбританиядәге Бирмингемск университетының анатомия кафедрасыннан медицина фотографы, 40 яшьлек Дженет Паркерны дөньядан алып китә. Чәчәк чиренә каршы дөнья күләмендә вакцинация кампаниясе җәелдерелә. Нәтиҗәдә, ул чир җиңелә. Безнең Россиядә кара чәчәк чиренә каршы соңгы мәртәбә халыкка 1980 елда вакцина ясатыла.
Һәм менә 2021 елның 27 маенда Кытайда маймыл вирусы йоктырган 53 яшьлек ветеринар үлә. Global Times хәбәренә караганда, март аенда ул, эксперимент уздыру максатыннан, үле ике маймылның гәүдәсен ярган. Бер айдан ветеринарда “маймыл чәчәге” чире билгеләре – косу, күңел болгану, калтырану һ.б. хасил булган. Соңыннан уздырылган тикшерү бу ветеринарның маймыл вирусы (B (BV) белән зарарланганын ачыклаган.
1932 елдан билгеле булган бу төр вирус кешегә турыдан-труы маймыллардан яки аларның оргнаизмы бүлеп чыгарган калдыклар аша йогарга мөмкин икән...
Хәзерге вакытта “маймыл чәчәге” чиренең төрле илләрдә һәм үзара бернинди багланышлар булмаган килеш барлыкка килүе замана галимнәрен аптырашта калдырган.
Бу төр вирус Россия чигенә дә якынлашкан – Финляндиядә вирус эләктерүнең беренче очрагы теркәлгән.
Авыру җиңел узса да, аның билгеләре кешеләрдә очрый торган чәчәк чиренә охшаш. Чир йоктырган кешенең күңеле болгана, температурасы күтәрелә, туктаусыз кашына, тәненә бетчәләр чыга, мускуллары авырта. 2-4 атнадан соң, бу билгеләр үзеннән-үзе бетәргә мөмкин. Авырып киткән кешенең “маймыл чәчәге”н йоктыру-йоктырмавын ачыклау буенча Россиядәге медицина учреждениеләрендә тиешле чаралар да, тест-система да бар. Безнең илдә бу чир белән авыру очраклары әлегә күзәтелми.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев