Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дөнья белән туп тибәбез. ФИФА вакытында транспорт хәрәкәте чикләнә

Казан июнь-июль айларында, Россиянең 11 шәһәре рәтендә, Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк.

Әлеге зур күләмле чараның нәкъ менә Татарстан башкаласында үтүенә зур горурлык хисләре кичерәбез. Казаныбыз көннән-көн матурлана. Дөнья кунакларын кабул итәргә соңгы әзерлекләр бара.

Казанда матчлар “Казан Арена”да узачаклар. Бу стадион агымдагы елда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән. “Казан Арена” стадионында турнирның алты матчы узачак.

16 июнь 13:00 сәгатьтә Франция — Австралия;

20 июнь 21.00 сәгатьтә Испания — Иран;

24 июнь 21.00 сәгатьтә Польша — Колумбия;

27 июнь17.00 сәгатьтә Германия — Көньяк Корея төркем этабы матчлары була. Шулай ук Татарстан башкаласында 30 июнь көнендә 17.00 сәгатьтә финалның сигездән бер матчы һәм 6 июльдә 21.00 сәгатьтә бер чирек финал матчы була.

Казанда, чемпионат матчларын кабул итәчәк башка шәһәрләрдәге кебек үк, 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр FIFA җанатарлары фестивале дә узачак. Аны оештыру урыны итеп “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан сайланган. Биредә дөнья чемпионатының барлык матчлары да турыдан-туры трансляцияләнәчәк, концертлар оештырылачак, ял зоналары эшләячәк.

Филармония скверында “Чәчәк атучы Татарстан” фестивале кысаларында алты концерт узачак. Шуларның берсендә, 24 июньдә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле дә үзенең иҗаты белән кунакларны сөендерәчәк. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Казанда матчлар барган көннәрдә җанатарларга һәм шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен махсус автобус шаттллары эшләячәк. Аларның тукталышлары саны аз һәм бу шәһәрнең төрле өлешләреннән “Казан Арена”га тизрәк барып җитү мөмкинлеген бирә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә “Казан Арена” стадионы тирәсендәге урамнарда уеннар башланырга дүрт сәгать кала транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Уеннар төгәлләнеп ике сәгать узгач кына чикләүләр алыначак. Шулай итеп, 16, 20, 24, 27, 30 июнь һәм 6 июль көннәрендә Казан шәһәренең III транспорт дамбасында хәрәкәт чикләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев