Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дмитрий Баранов: "Керәшен яшьләре замана белән бергә атлый"

Бүгенге көндә керәшен яшьләре нинди хыяллар белән яшиләр? Аларның иң зур проблемасы нинди? Югары белем алу кирәкме-юкмы? Аның өчен кайсы илне сайлар иде? Йолаларга, гадәтләргә карашлары? “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәтенә мөнәсәбәтләре?

Дмитрий БАРАНОВ, Казан дәүләт культура институты студенты:

– Минемчә, бүгенге керәшен яшьләре замана белән бергә атлый, бердәм. “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте хәзерге вакытта бик кирәк, чөнки ул – яшьләрне берләштерә торган оешма. Бүгенге көндә проектлар күп, алар артканнан-арта бара.

Мин, белем алу өчен, Япониягә барыр идем. Дөресен әйткәндә, хәзерге вакытта кешенең кайда белем алуы ул кадәр мөһим түгел. Минем уйлавымча, ул үзендә тормышта кирәкле сыйфатлар тәрбияләргә тиеш.

Бүгенге көндә, кызганыч, йолаларны, гадәтләрне белү азайганнан азая. Яклар өчен проектлар күп. Керәшен бәйрәмнәренең барысы да диярлек Казандагы культура үзәгендә уза, монда керү ирекле. Хыялыма килгәндә, әйтсәм, чынга ашмас шикелле, ә проблемалар барысы да вакытында хәл ителеп барыла. Югары белем алу һәр кешенең үзеннән тора. Казанда югары белемең булу гына әле эш табачаксың дигән сүз түгел. Бөтен жирдә ярдәм итә алырлык кешеләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X