Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дмитрий Левашов: “Сабантуй батыры буласым килә иде”

Көрәшче Дмитрий кечкенә чактагы хыялына күптән ирешкән: 31 яшендә инде ул күп Сабантуйларда мәйдан тоткан. Хәзерге көндә дә рәсми көрәш ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Укучыларыбызны көрәштә күп уңышларга ирешкән керәшен егете Дмитрий ЛЕВАШОВ белән якыннанрак таныштырабыз.

– Дмитрий, үзең турында сөйлә әле, кайсы яктан син?

– Чыгышым белән Тукай районының Борды авылы егете мин, папа-мама да шул авылдан. 1-9нчы классларны туган авылым мәктәбендә укыдым, аннары Яр Чаллы шәһәрендәге Кама дәүләт автомеханика техникумына юл тоттым. Техникум белән генә чикләнеп калмыйча, Яр Чаллы педагогия университетын да тәмамладым.

– Көрәш белән ничә яшьтән шөгыльләнә башладың? Хәзер кайсы команда өчен чыгыш ясыйсың?

– Ныклап, 4-5нче классларда шөгыльләнә башладым. Күрше Мусабай-Завод авылыннан Фәйсал Кәлимуллин килеп, безнең авылда көрәш түгәрәге оештырды. Беренче вакытларда аның кулы астында шөгыльләндек. Аннары түгәрәкне минем папа Юрий Ильич җитәкләде. 7нче класстан соң, Яр Чаллы шәһәрендәге көрәш түгәрәгенә йөри башладым. “Попутка” белән бара, ә кич кайтканда папа каршы ала иде. Зарланмыйм, анда бик теләп йөрдем, тренерым Илгиз Шәмсевәлиев ярдәмендә күп җиңүләргә ирештем. Көрәш буенча яшьләр арасында Татарстан һәм Россия беренчелегенә оештырылган ярышларда беренче урынны алдым. Хәзерге вакытта да Яр Чаллы командасы өчен көрәшәм, бүгенге тренерларым Рәкыйп Фәйзуллин белән Илнур Хәйбуллинга зур рәхмәт.

– Бик күп спорт төрләре бар, ни өчен нәкь менә көрәшне сайларга булдың?

– Көрәш белән кызыксыну балачактан ук көчле иде, Сабантуйда җиңүче батырлар кебек буласым килде. Көчле батырларга карап, үзем дә көрәшә башладым. Әле ул вакытта, хәтта көрәш түгәрәгенә дә йөрми идем. Шулай ук, минем көрәш белән шөгыльләнә башлавымда папаның да роле зур. Ул үзе дә яшь чагында яхшы көрәшкән: Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышларда җиңгән, күп тапкырлар Сабантуй батыры булып танылган. Өстәвенә, мама ягыннан бабай Петр Кузьмин да – Сабантуйларда мәйдан тоткан батыр.

– Көрәштәге казанышларың?

– Иң зур уңышларым – Россия һәм Дөнья кубоклары. Күп тапкырлар – М.Җәлил истәлегенә уза торган ярышның, Татарстан чемпионатының, Данил Галиев һәм Ринат Фәрдиев истәлекләренә уза торган зур турнирларның җиңүчесе һәм призеры. Үз авырлыгымда Чаллы, Зәй, Тукай районнары Сабантуйларының, үзебезнең һәм якын-тирә авылларның Сабантуе баш батыры. Саный китсәң, әле тагын башка ярышлар да байтак җыела.

– Соңгы елларда көрәшчеләр Сабантуйларда, зур турнирларда бүләкләрне бүлешәләр. Моңа карата фикерең ничек?

– Шәхсән, минем андый сүзләрне ишеткәнем юк. Кырыйдан карап торучылар сөйләшә инде ул, ә чын-чынлап көрәшүчеләр мондый сүзләргә игътибар итми.

– Гаиләң белән дә таныштырып кит әле…

– Хатыным Ирина да, Аллага шөкер, керәшен кызы. Яр Чаллыда туган, кечкенә вакытында гаиләсе белән Бордыга күченеп кайттылар. Авылдашлар, дисәк тә була инде. Ике кыз үстерәбез: Вера белән Дана, алар әле балалар бакчасына йөри.

– Төп эш урының кайда?

– Маманың бертуган энесе Иван Кузьмин кулы астында эшлим. Хәзерге вакытта директорның логистика буенча урынбасары вазыйфасын башкарам, контейнер терминалының җитәкчесе. Әлбәттә, көрәш белән дә шөгыльләнүемне дәвам итәм, вакыт булганда тренировкаларны калдырмаска тырышам.

– Киләчәккә планнарың?

– Алга таба да шулай исән-имин тормыш алып барырга, балаларны үстерергә насыйп булсын. Инде әкренләп көрәш карьерасын да тәмамларга исәп бар. Әлегә менә шундый планнар белән яшибез.

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Дмитрий. Уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев