Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диана Мишкинаны сагынып...

Бүген, 21 январь көнне, моңлы сандугачыбыз Диана Мишкинага 25 яшь тулган булыр иде... Кызганыч, юл фаҗигасенә очрап, арабыздан бик иртә китеп барды...

Диана үзенең кабатланмас башкару үзенчәлеге белән күңелләрнең нечкә кылларын тибрәндерә, халык җыруларын нәкъ халыкчан итеп башкара ала торган моңлы тавышлы талант ияләренең берсе иде. Яшьли сәнгать күгендә якты йолдыз булып яна башлап, гомере кыска булып, тиз атылса да, җирдә сүнмәс утын калдырды. Тавышы һәрчак искә төшеп, җырларын һаман да тыңлыйсы килеп тора.

Диана "Йолдызлык" фестиваленең күптапкырлы дипломанты, Муса Җәлил һәм Әлфия Афзалова исемендәге республика конкурслары лауреаты, "Роза ветров" Халыкара җыр конкурсларында 2 нче, 3 нче урыннар яулады. Төркиядә һәм Украинада үткән фестивальләрдә катнашты. Барыбызның да киләчәккә зур өмете иде ул...

Әнисе, дуслары, коллегалары Диананы сагынып, аның якты истәлегенә багышлап, иртәгә Мамадыш шәһәрендә аның исемендәге фестиваль-конкурс үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев