Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диана Чуктиева "Туганайлар"га багышлап шигырь укый - видео

Бүген редакциябезгә "Туганайлар" кайда - мин шунда" конкурсы җиңүчесе Диана Чуктиева килде

Газетаның баш редакторы Юлия Губина җиңүчегә истәлекле бүләк тапшырды. Диананың әбисе Галина Азина "Туганайлар"га багышлап шигырь язган. Шигырьне Диана үзе матур итеп безгә укып күрсәтте. Видеоязма тәкъдим итәбез!

"Туганайлар" оештырган,
Конкурста катнаштым.
Дусларым терәге белән
Җиңүче булып чыктым.

"Гәҗит сиңа ничек таныш?", -
Диеп миннән сорыйсыз.
Кайдан булсын, дәү әнием
Языла аңа ел саен.

Яңалыклар, тарих, җолаларны,
Олы хөрмәткә лаеклы
Безнең карендәшләрне
Укып беләм гәҗитне.

Чураның Куян тавында
Тау шуалар балалар.
"Туганайлар" белән гел дә
Якын булсын аралар.

 

Исегезгә төшерәбез, "Туганайлар" кайда - мин шунда" конкурсы 24 октябрьдән 22 декабрьгә кадәр барды. Бәйгенең төп шарты – Республиканың һәм дөньяның теләсә кайсы почмагында “Туганайлар” газетасы белән төшкән фотография җибәрү. Тугыз укучыбыздан матур фотосурәтләр килде.

Конкурсның онлайн тавыш бирү этабында иң күп тавыш җыеп Казан шәһәреннән Диана Чуктиева җинүче дип табылды. Ул “Туганайлар” газетасы белән Кронштадт шәһәрендә фотога төшкән иде. 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев