Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хоккей җанатары Денис Богданов: “Ак Барс 100 процент җиңүче булачак!”

Континенталь хоккей лигасының Гагарин Кубогына финал ярышлары – бу сезонның хәлиткеч уены. Финалда Ак Барс һәм ЦСКА көч сынашачак.

Билгеле булганча, 17 апрельдән бирле Россиянең иң популяр командалары Гагарин Кубогы өчен көч сынаша. Ак Барс һәм ЦСКА хоккей командалары арасындагы 6 уен нәтиҗәсе буенча исәп 3:3. Димәк, соңгы, хәлиткеч 7нче уен  Гагарин Кубогына кайсы команда ия булачагын ачыклаячак.

Җиңүне кем яулар? Уеннар гадел бәяләнерме? Бу сорауларны без Ак Барс җанатары, бала чагыннан хоккей белән мавыгучы Денис Богдановка бирдек.

 

“Хоккейны мин бала чагымнан яратып карыйм, үзенең тизлеге белән җәлеп итә ул мине. Үзем дә хоккей уйнап карадым. Әмма үземнең уенчы түгел, ә  фанат икәнемне аңладым. Ак Барс командасы өчен бик күптән җанатам, бөтен уеннарына диярлек йөрергә тырышам”, – дип әйтте ул.

 

                   

Фанатлар арасында “уеннар сатып алынган”, “хоккей – маркетинг ул” дигән фикерләр дә йөри. Чыннан да, уенны трибуналардан карар өчен шактый зур сумма кирәк.

“Билетларга акчаны бер дә кызганган юк, андый эмоцияләрне миңа башка берни дә бирми. Беркайчан да уеннар сатып алынадыр дип уйлаганым юк. Кайчагында Ак Барска уңыш елмая, ә кайчагында – ЦСКАга. Бу юлы Ак Барсның җиңүче булачагына 100 процент ышанам, минемчә исәп 3:2 булыр. Башка вариантлар юк, безнең команда 4нче тапкыр Гагарин Кубогына ия  булачак!”, – дип сөйләде Денис.

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев