Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Демьян мәзәкләре

Мамадыш районының Владимир авылыннан Демьян Данилов – умартачы, җир хуҗасы, механизатор, балта остасы, чаңгычы, гармунчы һәм әле тагын бик күп эшкә кулы ятып торган керәшен җегете

Бүгенге көндә Демьян уен-көлкене, юморны үзенең аерылмас юлдашы итеп, авылдашларын, таынш-белешләрен сокландырып яши.

Көлке көне белән башланып киткән апрель аендагы газетабызда Демьян мәзәкләреннән берсен  бирергә булдык.

 

Күн итек вакыйгасы

– Берничә көн ике малай –  Афанас белән Иван мәш килделәр. Ашарга да кермиләр, аяк өсте генә капкалыйлар да чыгып йөгерәләр. Бернәрсә сорамыйлар, бернәрсә әйтмиләр. Үземә дә кызык булып китте, ниндидер резиналар белән каяндыр күн кисәкләре табып, бәләкәй мәче сыярлык итеп, суда үзе йөзә торган лодка ясаганнар. Нинасы су буеннан су китерде, Лизасы буяу савыты күтәреп теркелдәп ияреп йөрде, – дип сөйли башлады әни. Минем игътибар белән тыңлаганны күреп, сүзен дәвам итте ул.

– Җиде чиләк су сыя торган зур казанга үзләре су тутырып, лодканың ниндидер колакларын, ниндидер әйберләрен боралар да йөздертеп уйныйлар. Бу әкәмәтне күрергә бөтен күрше-күләннең бала-чагасы жыелды. Заманасы шул, балалар өерелешеп, бергә уйныйлар. Ә лодка, чыннан да, кызыклы.

Бала-чага нәрсә эшләмәс тә, нәрсә белән генә уйнамас инде, анысы. Ну, бу хәлгә иң куанганы, балаларча сөенгәне атагыз Микайла булды. Ул бөтенләй канатланып китте:

–  Менә монысын һич кенә дә аңламадым. Кем ясады дип сорагач, Афанас, олырак булса да, гел “Иван ясады”, дип әйтә. Ну, Пидура, булдырган малай! Үземә охшаган. Бәләкәй вакытта мин үзем дә әллә нәрсәләр мәтәштерәдерием. Бу малайда синен гадәтнең духы да юк. Түбән очлар алар материал бозучылар гына.

 Минем тире иләп күн ясап, тун тегүче әтине дә, алтын куллы энем Бәчлине дә гел белмәмешкә салыша. Микайланың куануы моның белән генә бетмәде. Урамнан узып баручы  Илҗә дәдәйне алып кереп, ике генә кешелек мәҗлес корып жибәрде. Атагыз сүзгә кесәгә кермидерие.

– Борын заманда бер кеше булган, үз гомерендә бер генә чәркә эчкән, аннары гел баш кына төзәткән, – дип бер шаркылдап көлде дә бер шешәне өстәлгә утыртты. Атагызның күңеле бөтенләй түгәрәкләнде, мине мактап алырга да онытмады. – Ну, Пидура,  Унтыйларда юкка чыгып яткан булырыең әле. Миңа менеп дөрес эшләдең, гөмбә тозларга өйрәндең,әптәрләген гөмбәң ашап туймаслык булган...

Бу мәжлеснең хуҗасы атагыз булганлыктан, сүзне лодкадан еракка жибәрмәде:

– Чыга бу малайдан кеше, Илҗә дәдәй, чыга. Минем якка тарткан, минем әти дә гап-гади трактарис башы белән, Ленинградка барып житкән көнне ук танкка утырып эшли башлаган кеше.

Илҗә дәдәй дә тик кенә утырмый бит инде, аның да сөйләшәсе килә.

– Товарищ Сталин приказы буенча 1942 елны оборонада, чатыр-чотыр яна торган танк астында ятканда, Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант белән “на вечный память” куллардагы сәгатьләрне алыштырыштык, – дип тәмләп кенә сөйли башлауга, оста тамада шикелле, Микайла сүзне үз ягына борды да куйды.

– Армиядә булган, аның ише генә пүчтәкне күргән бар, – дип гармунын тартып чыгарды да жыр сузып җибәрде:

Арт урамда тол хатыннар

Үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер...

Лодка вакыйгасы шулай әйбәт кенә беткән булырые инде. Озак та үтмәде, түбән очтагы әниләргә кунакка төшәсе булды. Атагызның аягына кияргә очучы Макар дәдәй алып кайтып биргән, яхшы күннән тегелгән күнитегенең берсе генә бар. Ә  сыңары бөтенләй юк. Күнитеген эзләп, түбәгә менеп китте дә Микайла, күн кисәкләре тотып төште. Бабасының кыяфәтен күреп, Афанас чыгып сыпырды. Ә Иванны ләктерде атагыз. Күн итекнең төбе дә юк, кунычы да...

– Пидура, нишләтием бу Унтыйларга охшаган малаеңны? Ну, малай, ну, малай, бирерием кирәгеңне... Кулыңнан эш килә, – дип кул селтәде.

 

Демьян ДАНИЛОВ.

Мамадыш районының Владимир авылы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев