Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Декабрьдә һава торышы нинди булачак?

Республика территориясендә явым-төшемнәр аз көтелә.

Декабрьдә температура фоны, метеорологлар фаразлары буенча, климат нормасыннан түбәнрәк булырга вәгъдә итә, дип яза “Казанские ведомости”. Шуның белән бергә Татарстанга башка бозлы яңгырлар килмәячәк һәм, гомумән, явым-төшем көтелми.

– Декабрьнең алдагы ункөнлегендә термометр баганасы күпьеллык климат нормасыннан дүрт градуска түбәнрәк төшәчәк. Бозлы яңгырлар Балканнан җылы циклонның чыгуы белән бәйле булды. Ул атмосферага җылы һава китерде. Шуннан соң яңгырлар ява башлады. Туфрак салкын булганлыктан, җиргә якынлашканда, тамчылар бозга әйләнделәр, – дип аңлата метеоролог, КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Шулай ук, Татарстанга антициклон да йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә явым-төшемнәр аз булачак. "Гади итеп әйткәндә, безгә арктик һава килә, ә ул беркайчан да явым-төшем дә, боз яңгырлары да китерми", – дип билгеләп үткән профессор. Киләсе айда температура 9-10 градуска салкын булуы көтелә.

Шәһри Казан

Фото: phonoteka.org

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев