Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның беренче санына анонс

“Туганайлар”ның 8 декабрьдә чыккан №23(483) саны белән кыскача таныштырабыз.

1, 3нче битләрдә “Каз өмәсе – борынгыдан калган йола” дигән исем астындагы язмада күп йолаларның, шул исәптән каз өмәсенең дә халыкта яңадан яңартылуы, бәйрәм буларак үткәрелә башлавы турында укый аласыз. Сарманның - Наратасты, Башкортстанның - Яңа балыклы һәм Мөслим районында узган каз өмәләре турында укыгыз.

2нче биттә керәшен культурасы, республика һәм илдәге хәбәрләр белән кыскача таныша аласыз.

3нче биттәге Инвалидлар декадасы кысаларында, Казан шәһәрендә яшәүче Ивановлар гаиләсенең сынауларга бирешми, үзләрен бәхетле хис итеп яшәүләре турындагы язма да игътибардан читтә калмас.

4нче бит журналистларыбызның Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылына сәяхәте, авыл кешеләре тормышы белән таныштырыр.

5нчы биттә “Нечкәбил – 2022” – “Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме” республикакүләм XVII конкурсыннан репортажлар тәкъдим итәбез. Казаннан Тачаевлар, Теләче районыннан Павловлар һәм Түбән Камадан Харитоновлар гаиләләре турында укыгыз. 

6нчы биттәге “Белемнек” рубрикасында “Кышкы Микула” исеме астындагы һәркемгә файдалы булыр.

7нче биттәге гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында да укымый калмагыз. Суда батып үлгән балыкчы Артем Рюмочкин язмышы бик аянычлы. "Мин - керәшен!" диярлек булсын" язмасында дингә бирелгән керәшен хатыны белән сынау алдында калган аның ире - татар егете турында укыгыз. 

8нче биттә ураза тотучылар өчен киңәшләр, ураза ашлары рецептлары бирелде.

Һәм тагын бик күп кызыклы язмалар күңелегезгә хуш килер. Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев