Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дарья ХАНОВА: Комбайнда эшләү җиңелрәк тә әле

Мамадыш районы Васильево авылында туып-үскән Дарья ХАНОВАга 18 яшь. Вакытын бушка үткәрә торган кыз түгел ул: укый да, эшли дә. Кем булып дигәндә, комбайнчы!

Икенче ел рәттән Дарья колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куя. Әтиле-кызлы кыр корабын иярлиләр. Эшен ярата, зарлануны белми. “Үзең тир түгеп алган хезмәт хакы кадерле!” — ди.


Комбайнчы кыз балачакта, әнисе Наталья әйтүенчә, кибетче булырга хыялланган. Әтисе Виктор үткән ел аңа кырда үз ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим иткән.
— Ризалаштым, куркып тормадым. Әти электән төрле техникада эшләде. Мине һәрвакыт үзе белән йөртә иде, монда күп нәрсә таныш, — ди Дарья. — Машина белән чагыштырганда, комбайнда җиңелрәк тә әле.
— Комбайнчы ярдәмчесе буларак, нинди вазыйфалар йөкләнгән?
— Иртәнге сәгать 6 дан кичке 8 гә кадәр сафта без. Килүгә комбайнны чистартам, чүпләрен җыям, йөрергә рәхәтрәк булсын өчен, көн дәвамында тузан сөртәм, әтигә кирәкле ачкычларны биреп торам, талоннарны тутырам, илтәм, кирәксә, йөртә дә алам, бункерның ашлык белән тулганын күзәтәм
— Хезмәт хакы канәгатьләндерәме соң?
— Үткән ел акчамны машина йөртү таныклыгына укырга, үземә кайбер кирәк-яраклар алырга тоттым, бер өлешен, аз булса да, өйдәгеләргә бирдем. Ә быел, әти-әни ярдәме белән, хезмәт хакымны кушып, миңа машина алдык.

 

"Нократ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев