Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Данир Сабиров: "Әбием - керәшен"

Юморист, татар эстрадасы артисты Данир Сабиров әбисенең керәшен булуы турында әбисе үлеп киткәч кенә белгән

Әбисе Зинаида Петровна турында ул "Туганайлар"га сөйләде:

- Әниемнең әнисе керәшен минем. Әти яклап Үзбәкстан китә. Әни яклап: бабам татар, Азнакайдан. Әби - Бакалыдан. Бабай әбине татар авылына алып кайткан да, гомер буе аны Зилә дип йөрткәннәр. Әби мәрхүм булгач та аптырадым. Кеше үлгәч, үлү турында таныклык бирәләр бит. Шунда әбинең кыз фамилиясе язылган - Ефимова Зинаида Петровна. Бәлки авылда белгәннәрдер, мин гомер буе белмәгәнмен. Әби миңа 13 яшь булганда мәрхүм булды. Бик хәтерләмим дә.

Алар гаиләдә бишме, алтымы бала булган. Зоя, Рая, Валерий дәдәй, түтәйләр Башкортстандагы концертларга килә. Алар белән аралашып торабыз. Ул районда алдынгы сыер савучы иде. Шул гына истә калды. Сабан туйларында да аны иң беренче бүләклиләр иде. Ул бик яшьли, 52 яшендә китеп барды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев