Дагестанга сәяхәт: биек таулар, тирән упкыннар
Бүгенге көндә, сәяхәт итәргә теләгән кешегә мөмкинлекнең чиге юк. Башка ил культурасы белән танышып, яңа шәһәрләр күреп кайтуны кем генә яратмый икән?! Хәзер үзебезнең Россиядә дә туристлар өчен матур урыннар бик күп. Шуларның берсе — Дагестан. Быел җәйге отпуск вакытында, күптәнге хыялымны чынга ашырып, таулы Дагестан ягын күреп кайту бәхетенә ия булдым. Анда күргәннәрем, бәлки, сезгә дә кызыклы тоелыр.
Махачкала
Дагестан бер яктан Каспий диңгезе белән юылса, икенче яктан Кавказ таулары биләп тора. Аның турында сүз чыккач, барлык танышларым да «обязательно бар» дип җавап кайтардылар.
Дагестанда июнь-август ае — туристлар өчен сезон вакыты. Җиләк-җимеш өлгерә, Каспий диңгезенең суы да җылынып җитә. Шуңа туры китереп, Дагестанның башкаласы Махачкаланы сайлап, билетлар алдык.
Монда авар, даргин, кумык, лезгин, лак, табасаран һәм башка төрле милләтләр яши. Күпчелеге — аварлар.
Махачкалага килеп кергәч үк, мәчетләрнең күп булуына һәм монда яшәүчеләрнең киемнәренә күз төште. Дагестан халкының 95 проценты — мөселманнар, ирләр дә, хатын кызлар да, хәтта бәләкәй балалар да мөселманча киенгән. Шуңа да кыска шорты, «декольте», сыланып тора торган чалбардан йөрү тыела (иң беренче чиратта, бу туристларга кагыла).
Килеп җиткәч тә, вакытны юкка әрәм итмичә, шәһәр карарга чыгып киттек. Махачкала урамнары буенча җәяүләп йөри торгач, адым саен кечкенә генә «кофейня»ларның күп булуын сизеп алдык. Монда халык, берсен-берсе уздырып, кофейня ача икән, ниндие генә юк.
Шәһәрнең үзәгендә бераз йөргәч, истәлекле урыннарын карап, Дагестанның иң зур Җомга мәчетенә бардык. Ул 15-17 меңнән артык кешене сыйдыра. Ишекләре һәрчак ачык, туристлар өчен яулыклар да әзерләп куелган. Дагестанда күп мәчетләр халык җыйган акчага төзелә, шуңа да төзелеш еллар буена сузыла. Бүгенге көндә тагын да зуррак, өр-яңа үзәк мәчет салынып ята. Ул Европадагы иң зур мәчетләрнең берсе булачак. Әлеге мәчеттән туп-туры аллея буенча барсаң, Каспий диңгезе ярына килеп чыгасың. Ләкин монда пляжлар су коенырга уңайлы түгел. Шуңа да, шәһәр халкы, туристлар Избербаш, Каспийск, Дербент шәһәрләренә йөриләр.
Махачкала белән танышып чыккач, Каспий буенда диңгез һавасы сулап, беренче көнне алган хис-кичерешләр турында сөйләшеп, кояш баеганын карап утырдык.
Сулак каньоны
Дагестанда иң матур урыннарның берсе — Сулак каньоны. Бу якларга килгән кешегә аны күрмичә калырга ярамый диләр. Сулак каньоны — Европаның иң тирән каньоны. Аның озынлыгы — 53 километр, ә тирәнлеге — 1920 метр. Без дә, икенче көнне иртүк гид белән сөйләшеп, микроавтобуска утырып шунда юнәлдек. Башта, юл уңаеннан, Сарыком барханнарында тукталдык. 3 километрга сузылган биек комлы тау — Европаның иң зур барханнарыннан берсе. «Белое солнце пустыни» фильмының күп өлеше дә нәкъ менә шушында төшерелгән.
Сулак каньонына бару өчен, башта Дубки поселогында уңайлы микроавтоуслардан «джип»ка күчеп утырып, серпантин буенча тауларга менәргә кирәк. 1 сәгать чокыр-чакырлы юлдан баргач, каньонга килеп чыктык. Күз алдыгызга китерегез: ике яклап — биек тау, шул тау арасында ага торган изумруд төсендәге чип-чиста су, шарлавыклар, кыялар... Менә шул матурлыкны карый-карый, әлеге каньонда катерда йөрдек. Тау суын да эчеп карадык әле.
Ярты көн йөргәч, таулар арасында урнашкан кафега алып бардылар. Бу як халкының милли ризыкларыннан авыз иттек: хикал, чуду, курзе, урбечлы абрикослы ботка... Хинкал дигәннәре, бишмабрмак ризыгына ошаган, ә чуду — кыстыбый кебек (төрле эчлек кушып, бик юка камырдан ясала), абрикос боткасы бик баллы, аны чәй эчкәндә китерделәр.
Икенче тукталышыбыз — Нохъо пещерасы. Монда асылмалы күпер урнашкан. Кыядан аккан шарлавыкны күзәтеп, бирюза төсендәге суга карап әлеге селкенеп тора торган асылмалы күпердә басып тордык. Ә бераздан биеклектән курку хисе югалды.
«Адреналин» яратучыларга зиплайн, тарзанкадан сикерү өчен дә мөмкинлекләр бар.
Күзәтү мәйданчыгыннан — очар кошлар биеклегеннән — каньонны да күзәттек. Моның өчен машинада тагын 1 сәгатькә якын таулар арасыннан барырга туры килде. Анда алган хис-кичерешләрне язып бетереп булмый. Без тукталаган биеклектән аста, күк киңлегендә очкан бөркетләргә сокланып, күкрәк тутырып тау һавасы сулап, текә кыя ярында утырдык.
Тау өстендәге авыллар
Дагестандагы иң матур урыннарның күбесе шәһәрдән читтә, ким дигәндә, аларга 2 сәгать барасы. Ләкин юлдагы матурлык белән ул вакыт сизелми дә кала. Барганда тирә-яктагы тауларга хозурланып, фотога төшереп бардык. Ә биек Кавказ таулары әле алда булган икән.
Россиядәге иң озын — 4 километрлы Гимрин автомобиль юлы тоннелен узып, таулар аша баргач, Ирганай сусаклагычына килеп чыктык. Дагестанның һәр урыны — хыялда йөрткән картина. Күз алдында менә шул картиналар берәм-берәм «җанлана» башлады. Тау өстендәге, биеклеге 100 метр булган Тобот и Итлятляр шарлавыгын да күрдек.
Безнең төп тукталыш — Хунзах авылы. Ул диңгез тигезлегеннән 2 километр биеклектә, кыяташ читендә үк урнашкан. Монда, гомумән, тау башындагы, тау битендәге кечкенә авылларны санап бетергесез... Бу авылларда яшәүче «тау халкы» шәһәргә китәргә бик ашкынып тормый. Терлекчелек (сыер, кәҗә) белән шөгыльләнә, җиләк-җимеш (кыяр, помидор) үстерә, күбесенең абрикос бакчалары бар икән. Тирә-якта таудан һәм кыялардан башка берни юк, ә халык шунда тормыш итеп, рәхәтләнеп яшәп ята. Бу безгә бик гаҗәп тоелды.
1,5 сәгать серпантин буенча тауга мендек. Артта тезелеп киткән авыллар, юл буенда йөрүче тау кәҗәләре, сыерлар калып барды. Һәм, ниһаять, Хунзая авылына килеп җиттек.
Дагестанда, башка беркайда булмаган, үзенчәлекле паста — урбеч ясыйлар. Алар аны «дагестан нутелласы» дип тә йөртәләр. Бер сүз белән әйткәндә, ул — кыздырылмаган чикләвекләрдән (миндаль, кешью, абрикос төше һәм башкалар), төрле файдалы орлыклардан ясалган куе паста.
Хунзах авылында аны ясый торган мастерская бар. Ул элгәредән калган таш тегермәндә ясала. Ничек ясалганын да күрдек, 5-6 төреннән авыз итеп, күчтәнәчкә дип үзебез белән дә алдык. Иң файдалысы — җитен маеннан ясалганы.
Моннан да матуррак башка урыннар булмас дип уйлаган идек, ялгышканбыз. «Каменная чаша» дигән җиргә килеп җиткәч «ах!» иттек. Ул — бик тау куышлыгы эчендә урнашкан, пещералардан ясалган, мүк белән капланган лабиринт. Биклеге — 30 метр, ягъни 12 этажлы йорт чамасы. Мондагы пейзаж Дагестанның башка урыннарына, гомумән, ошамаган. Әлеге тарлавыклар арасында (ущелье) йөргәндә үзеңне параллель дөньяда, әкияттәгедәй итеп хис итәсең. Әлеге тау битендә җыйган үләннәрәдән чәй белән дә сыйладылар.
Әйткәнемчә, тау халкы абрикос үстереп сата. Анысыннан да авыз иттек. Кайтканда, биек тау итәгендә, юл кырыенда абрикос сатучылар шактый. Баллы, авызда эреп китәрлек тәмле (1 киолограмы нибары 60 сум).
Бу көнне безгә Дагестан икенче яктан ачылды. Кырыс Кавказ таулары белән беррәттән, яшелгә күмелгән тигез болыннар, биек шарлавыклар һәм ачык йөзле, кунакчыл халкы белән истә калды.
Гаилә корулары да үзенчәлекле
Дагестанда гаилә кору яшенә җиткән егетләр һәм кызларны бүгенге көндә дә ярәштереп өйләндерәләр. Еллар буе очрашып йөрү гадәте юк диярлек. Әти-әниләре сайлаган кешегә өйләнәләр, кияүгә чыгалар. Үзләренең өченче буын туганнарына да кияүгә чыгарга, өйләнергә ярый икән. Кәләш белән егет бер-берсен туйда гына күрү дә гадәти хәл. Безнең өчен сәер тоелса да, Дагестанда мондый очраклар еш күзәтелә. Тагын бер үзенчәлек: кыз сорарга бары ир-егетләр генә җыелып бара. Туйга, кимендә, 500 кунак чакырыла. Туйдан соң кыз ире өенә кайта, берникадәр вакыт әти-әнисенә дә барырга ярамый икән.
Монда, гаиләдәге олы малай, әти-әнисен картлык көннәрендә карарга, тәрбияләргә тиеш. Гаиләдә кыз балалар гына булса, әти-әни үзе генә кала, картлык көнендә балалардан аерым яши.
Табигате өчен дә барырга була
Монда туризм әле күптән түгел, ковид елларында гына популяр була башлаган. Шуңа да, чит илләрдәге кебек әллә ничә «йолдыз»лы отельлар, барысын да үз эченә алган яхшы сервис көтмәгез. Шулай да, елны-елында туристлар өчен уңайлыклар булдыралар, кунакханәләрдә ремонт ясыйлар. Әгәр дә сез табигатька гашыйк һәм таулар арасында, биектә урнашкан авылларны карап йөрергә риза икән, ике дә уйламыйча бу якларга килергә киңәш итәм. Үзегезгә табигатьтән еллар буенча җитәрлек көч, энергия туплап кайтып китәрсез.
Дагестанның кызыклы, матур җирләрен бер барып кына карап бетереп булмый. Мин сезгә күргәннәремнең бик азын гына яздым. Кавказның үзенчәлекле табигатен һәркемгә дә үз күзләре белән күрергә язсын! Менә хәзер инде биредә булган кешеләрнең, «бу якларга әле тагын әйләнеп кайтачакмын» дигән сүзләрен үзем дә аңладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев