Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чуаш тамашачысы «Бәрмәнчек»не җибәрәсе килмәгән

Керәшен дәүләт фольклор ансамбле күрше төбәктә зур бәйрәмдә булып, тамашачының мәхәббәтен яулап кайткан.

4 мартта Чувашиянең Чебоксар шәһәрендә, «Землячество Ибресинцев» республика иҗтимагый хәрәкәте инициативысы буенча, Чувашия республикасының атказанган артисты Василий Раймовның юбилей кичәсе узды. Анда "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле дә чакырулы иде. 

–  «Землячество Ибресинцев» һәм Василий Раймовның үзе белән күптәнге дуслар без, иҗат хезмәттәшлегендә торабыз. Шушы кичәгә дә чуаш публикасын керәшен культурасы белән таныштыру максатыннан килдек. "Бәрәмәнчек"не бик яраттылар. Аеруча, "Ши-ши шивара" җыруын ошаттылар, чөнки аны чуашлар да, керәшеннәр дә якын итеп, үзенекенә саный. Әйтик, Кайбыч якларындагы карендәшләребез дә, аларның күршеләрендә генә торган чуаш дусларыбыз да аны башкара. Без концертта чуашча да, керәшенчә дә җырладык бу җыруны. Тамашачылар да кушылды, соңыннан, сәхнәдән җибәрәселәре килмичә, озак алкышладылар, – дип сөйләде бу сәфәрләре турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Кичә азагында "Бәрмәнчек" коллективына землячество исеменнән Рәхмәт хаты да тапшырылган, аларны киләчәктә Чувашия буйлап гастрольләргә чакырганнар.

"Бәрмәнчек" ансамбле репертуарты үз эченә республикабызда гына түгел, Россия территориясендә яшәүче халыкларының бай мирасын сыйдырган. Шуңа күрә ансамбльнең күрше-тирә төбәкләрдә көтелгән кунак булулары гаҗәпләндерми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев