Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайдан Лариса Ильина: “Тормыш гел шатлыклардан гына тормый шул”

Чистай районының “Багалмам” керәшен халык ансамбле солисты Лариса Ильина узган елны анализлады. Яңа елга куйган планнары белән таныштырды.

Лариса  Югары Кондратада авылы кызы. Бүгенге көндә гаиләсе белән Йолдыз поселогында яшиләр.

“Минем өчен узып киткән ел ансамблебез белән төрле чараларда катнашып йөрүебез белән исемдә калачак. Бигрәк тә Җөридәге “Питрау”, Кайбычтагы “Тройсын”, Менделеевскидагы “Җәмле Җураш буйлары” бәйрәм-конкурслар күңелдә зур урын алды.  Анда алган бүләкләр, лаеклы урыннар эшебезнең сыйфатын тагын да яхшыртуга сәбәче булыр. Болгарга сәяхәткә баруыбыз да, бу елның нәтиҗәсе дияр идем. Шәхси тормышыма килгәндә, оныгым беренче класска укырга керде. Болар барысы да шатлыклы мизгелләр. Тормыш гел шатлыклардан гына тормый, бергә үскән туганымның бу дөньядан вакытсыз китеп баруы йөрәкләрне өзгәләде.

Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы булыр дип ышанып калам.  Бәхет, елмаю, җылылык, уңышлар китерсен иде ул. Якты төсләр, шатлыклы вакыйгалар, тынычлык безнең белән булсын иде”, – диде Лариса Марсовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев