Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайдан Анна Карликова шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте

Якташлары аны яратып «Аннуч әби» диләр.

3 февральдә Чистай дәүләт музей-күргәзмә комплексында Анна Карликованың иҗат кичәсе узды. Ул якташларына «Тормыш юлы бик бормалы, туры юлны сайлыйк без» («Жизненный путь очень извилистый, мы выбираем прямую дорогу») дип аталган үзенең яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте.

Иҗатын Анна Карликова кече ватаны һәм керәшен халкына багышлый. Кичәдә дә үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды. 

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов карендәшенең шушы җыентык чыгаруы керәшен халкының культурасын һәм традицияләрен саклауда зур роль уйнавы һәм бик мөһим булуын әйтте. 

Керәшен халык җырулары һәм көйләре дә бәйрәмгә үзгә атмосфера өстәде. 

Азактан Анна Карликова барлык килүчеләргә рәхмәт сүзе әйтеп, җыенттыклар өләшеп чыкты. 

Фото: Чистай дәүләт музей-күргәзмә комплексы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев