Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай шәһәренең 2нче гимназиясендә керәшен тарихын өйрәнү өстендә күп эшлиләр

Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге VII төбәкара фәнни-эзләнү укулары үткәрелде.

Бу конференциядә Елизавета Цыганова үзенең укучысы белән «Татар теле» секциясендә катнашты. Алар керәшен тарихын өйрәнү өстендә күп эш алып баралар. Бу укуларда алар «Керәшен алфавитында аваз үзенчәлекләре» дигән тема белән чыгыш ясап, лауреат исемен яуладылар.

Елизавета Михайловна эшләрне тикшерүдә дә катнашты, «Татар әдәбияты» секциясендә шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур исемендәге премия лауреаты Фәнил Гыйләҗев, Чистай «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Р. В. Закирова белән берлектә жюри составында да эшләде. Шәһәр мәгариф идарәсе аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев