Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай районындагы керәшен авыллары фольклор утырмага җыелган

Чистай районының Бахта авылы мәдәният хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасын, Покрау бәйрәмен берләштереп, уртак бәйрәм ясаганнар.

Октябрьнең салкын кичендә Чистай районының Бахта авылында милли утырма узган. Анда районның керәшен авылларыннан – Актау, Югары Кондрата, Ишәле, Чуваш Илтәне – иң актив өлкәннәр, керәшен йолаларын, җырларын белүчеләр җыелган. 

Покрауда хуҗабикә кунаклар кабул иткән кебек, Бахталылар да карендәшләрен мул табын, тематик выставка, җыр-биюләр белән каршы алган. Кунаклар да үз авылларының йолаларына тугры калып, яратып пешерелгән пиругларын күтәреп килгәннәр. Утырмада шушы ризыкларның үзенчәлекләре турында да сөйләп чыкканнар, чөнки һәрбер пируг эчлеге, бизәлеше белән аерылып торган. 

Һәрбер кунак чыгыш ясаган, үз авылларының туй, кыз, кода җыруларын, табын арты, рекрут җыруларын әйтеп күрсәткән. Шулай итеп, карендәшләр бер-берсенең уникаль фольклоры белән танышканнар. 

Һәр катнашучыга истәлекле бүләк һәм диплом бирелгән. Кичә азагында иң актив өлкәнннәрне Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләгәннәр.

Фото: Бахта авылы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы, карендэшлэр! Бик матур эшлэр башкарасыз. Сездэн урнэк алып эшлэргэ кирэк.