Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай районында зиратта зур эшләр башкарылган

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Һәр кешенең соңгы йорты — үлеләр өсте. Аны чисталыкта һәм тәртиптә тоту — бу дөньядагы һәрбер кешенең изге бурычы.

Чистай районының Чуваш Ялтаны авылы — күпмилләтле. Монда керәшеннәр, чуашлар, татарлар үзара дус һәм тату яшиләр. Авыл халкы һәм башка якларга китеп яшәүче авылдашларыбыз якыннарының, туганнарың мәңгелек йортларын төзекләндерергә дигән теләк белән чыктылар. Беренчеләрдән булып, шушы олы эшкә, авылыбызда туып-үсеп, читкә киткән Воляковлар гаиләсе тәкъдим итте, һәм хәзерге вакытта читтә яшәүче күпчелек авылдашларыбыз, тәкъдимне күтәреп алдылыр һәм кыска вакыт эчендә күп акча җыелды. 

Алдагы елларда авылда яшәүче авылдашларыбыз, авыл җирлеге белән бердәмлектә, үзара салым акчаларына зираттагы иске коймаларны сүтеп, яңалар белән әйләндереп алганнар иде. Ләкин бакыйлыкка күчкән якыннарын, туганнарын искә алырга кайткан авылдашларның бер утырып сөйләшер урыннары да юк. Шуңа күрә шундый урын булдыру һәм үлеләр өстенең эчен күпсанлы агачлардан, куаклардан чистартырга дигән максат куелды.

Авыл җирлеге башлыгы Егоров С. М. әлеге ниятләрне хуплады, ярдәм кулын сузды, кирәкле транспорт белән тәэмин итте. Күпъеллык, карт агачлар махсус агач кисүчеләре чакыртылып, кистерелде, барлык куакларны, үлеләр өстен каплап алган үсентеләрне Тарасов В. кисеп чыкты. Киселгән агачларны чыгару, гомумән, чистарту, тәртипкә китерү ниятеннән, авыл халкы атна саен җыелышып өмә ясап, үзләренең зур өлешләрен кертте. (Григорий Мельников, Руслан Егоров, Роберт Егоров, Ирина Кириллова, Михаил Корнетов, Василий Козлов,  Василий Ильин, Иван Васильев, Азат Мансуров бер генә өмәне дә калдырмадылар).

Шушы өмәләрне авылыбыз килене Надежда Кириллова оештырып, эшләрдә дә актив катнашып, бөтен күңелен биреп, әйдәп йөрде. Эш барышында авылдашларыбыз дәртләнеп китте: акчаны кабат-кабат күчерә башладылар, балалары да кушылып китте. Матур итеп елга буена беседка, бәдрәф төзелде, якындагы бик тәмле, шифалы сулы чишмә төзекләндерелде; иске сарайны сүтеп, яңасы булдырылды. Бу төзелеш эшләрен хәер итеп Николай Егоров, Иван Васильев, Роберт Егоров башкардылар.

Үлеләр өсте матурланып, нурланып калды. Олы эшне оештырып җибәрүче Галина, Анна, Николай Воляковларга, авыл җирлеге башлыгы Егоров С. М. һәм һәрбер үзенең көчен, өлешен керткән кешегә олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Киләчәк буыннарга, балаларга, оныкларга изге гамәлләребез маяк булып, юлларын яктыртсын иде.

Бу зур башлангыч әле төгәлләнмәде, Алла теләсә, киләсе елда ниятләнгән эшләребезнең дәвамы булыр дип ышанам.

Ильина Галина.
Чистай районы, Чуаш Ялтаны авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев