Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чигешләрдә — халык күңеле, гасырлар авазы

Чигү – иң киң таралган кул эше төрләреннән берсе – төсле җепләр кулланып, тукыманы төрле бизәкләр белән бизәү сәнгате. Керәшеннәр иң борынгы заманнарда ук чутлы чигү алымы белән чиккәннәр.

Тукымага рәсем энә яки махсус ыргак белән чигелә. Тукыманы бизәү ысулы буларак, чигү борынгы заманнардан ук билгеле. Аның туган иле, башка күп кенә декоратив-кулланма сәнгать төрләре кебек үк, Көнчыгыш. 

Безнең көннәргә кадәр чигүле борынгы кытай киемнәре килеп җиткән, алар безнең эраның V-VI гасырлары белән даталанган, дип сөйли белгечләр. Чигү алтын, көмеш һәм ефәк җепләр кулланып, ефәк тукымада башкарылган. Археологлар шундый ук бизәкле киемнәр генә түгел, ә келәмнәр һәм паннолар да тапканнар. Шулай ук, Европаның да шул ук чорга караган чигелгән әйберләре билгеле. Бу ысул христиан Византиясендә дә киң кулланылган. Русьта да чигү бик популяр булган. 

Катлаулы сюжетлар XVI-XVII гасырларда гына барлыкка килә. Бу вакытта хайваннар һәм кешеләр, пейзажлар һәм башкалар сурәтләнгән паннолар барлыкка килә башлый. 

XX гасырда да, хәзерге гасыр башында да чигү үз актуальлеген югалтмаган. Кулдан чигеп эшләнелгән әйберләр бик кыйммәт бәяләнә.
Керәшеннәр арасында популяр булган чигү ысулары турында түбәндәгеләрне тупладык. 

Борынгылары югала
Керәшен чигүенең популяр алымнары (техникалары) булып, чутлы (счетная гладь), шома (гладь), качлап (крестиклап, камба), элмәле (тамбур) чигүләр тора. Керәшеннәрнең бик борынгы заманнарда ук чутлы чигү белән эшләнгән мирасларын сандык төпләрендә, музейларда гына күрергә була. Хәзер инде ул төр чигү бөтенләй юкка чыккан дияргә була. Бу ысул белән суккан тукымаларга чиккәннәр. Тукымалар аркылы һәм буй итеп сугылган. Шуларны чутлап, чиккәннәр. Төрле халыклар бер-берсе белән тыгыз аралашканнар, шуңа күрә башка төрле ысулларны да өйрәнгәннәр, әмма алары соңрак кергән.

Тастарларны (хатын-кызларның баш киемнәрен), күкрәкчәләрне, алъяпкычларны, яулыкларны бизи торган бизәкләр төрле төстәге җепләр белән чигелгән. Шулай ук, өс киемнәреннән кала, төрле бистәрләр, япмалар да чигелгән. XIX гасыр әйберләрендә тамбурлы чигү игътибарны аеруча җәлеп итә. Оста тегүләрнең нечкә чылбыры чынбарлыкка охшаш төсләр һәм кошлар сурәтләренең контурларын барлыкка китерә. Керәшеннәргә тамбур чигүе татарлардан кергән, ул — Казан ягындагы Балык Бистәсе һәм Питрәч якларында гына. Мамадышта юк диярлек. Алабуга, Зәй керәшеннәрендә бөтенләй күренми. Качлап чигү ысулы да соң гына, руслар белән бәйләнештән соң гына барлыкка килгән. Түгәрәк яулыктагы ике яклы чигүнең уң ягындагы чигүе бөтенләй онытылган, ә аскы яктагы кызыл ефәк җепләр белән чигелгәне — чутлы чигү — анысын әле хәтерлиләр. 

2020 елда «Тәре бистәләре» дигән конкурс оештырган идек. Анда катнашкан 200ләп кеше үз йортларында эленеп торган чигелгән тәре алды бистәрләрен җибәрде. Алардан күренгәнчә, беренче борынгы чигү алымы — чутлы чигү бөтенләй юкка чыккан. Тәре бистәрләрендәге камба чигү (качлап, крестиклап), кызганычка, бетеп бара. Югыйсә, качлап чигелгән тәре бистәрләре үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Килгән фотолар арасында андыйлар берничә генә, алары да соңгы елларда түгел, ә моннан 30-50 еллар элек чигелгән тәре бистәрләре. Сандык төпләрендә яткан, төссезләнгән, тетелеп беткән тәре алъяпкычларындагы тамга-бизәкләрне инде чигүчеләр юк икән! Алар урынына, шома чигү алымы белән, берсеннән-берсе эрерәк, күләмлерәк, чәчкә букетлары чигү, күзгә бәрелеп торган ачык төсләр куллану кергән. 

Сүрәкә бизәкләрендә — борынгы мотивлар 
Керәшеннәр тукуында һәм төсле чигүендә борынгы мотивларның шактый төрле арсеналы сакланган. Соңрак килгән алтын бизәкле чигү (золотная вышивка) традицион керәшен сәнгатенең орнаменталь багажын тагын да баета. Алтын бизәкле чигү — алтын һәм көмеш җепләр белән кулдан чигү техникасы.

Алтын, көмеш җепләр белән керәшен хатын-кыз баш киеме — сүрәкәнең маңгайга туры килгән каты өлешендәге бизәкләрне чиккәннәр. Сүрәкәдәге бу чигешләр прикреп дип атала. Көмеш ука җепләре йөрми, ләкин шул җепләрне җирлеккә икенче бер төсле җеп белән беркетеп (прикреплять) куялар. Шуңа да ул прикреп дип атала. Сүрәкәдәге калган чигүләргә шнур ясыйлар. Шнурны ука белән урыйлар. Бу — бик четерекле эш. Барлыкка килгән шнурдан төрле фигуралар ясап, аларны да беркетәләр. Монда энә тотып чигү настил — сүрәкәнең җирлеген — ясаганда гына. 

Керәшен баш киемнәрендәге алтын чигүдә мәҗүсилекнең зооморф прообразлары күренә. Иң характерлысы булып, зооморф сурәтләрнең геометрик орнаменты санала, ул гади элементлардан тора: кабатлана торган сызыклар, полосалар, зигзаглар, дулкыннар, ромблар, өчпочмаклар, кач вариацияләре, спиральләр һәм башкалар. Аларның һәрберсенең кайчандыр үз мәгънәсе һәм әһәмияте булганлыгы турында яза белгечләр. 

Кач формасындагы фигураларның, түгәрәкнең, розетканың мәҗүси символлар буларак космик әһәмияте Евразия һәм башка континентлар халыкларының күп кенә сәнгать үрнәкләрендә чагыла. Күп халыкларда ромб мотивы хатын-кызларның тудыру стихиясен аңлата; күрәсең, бу бик борынгы мотивларның берсе. Кач, свастика, гади розетка рәвешендәге кояш билгеләре белән беррәттән, ромб бер үк вакытта хатын-кызны, үсемлекне, җир дигәнне аңлата алган. 

Барысы да безнең кулда 
Әле берничә дистә ел элек кенә яшь кызлар чигү чигеп, бирнәләр әзерләгәннәр. Хәзер инде мондый затлы бирнәләр белән ир йортына килен дә төшми, бүләкләр дә әзерләнми. Авыл җирләрендә чигүле тәре бистәләре әле исән. Тик алар да борынгы керәшен чигешләре белән түгел, ә заманча һәм башка халыкларга хас алымнар белән генә чикләнә. XXI гасырда да чигүчеләрнең сәнгать иҗаты үсештә булсын иде. Юкса, бер буын тормышында кулланылмаган сәнгать алымнары мәңгегә юкка чыгачак. 

100 еллык бистәр — гаилә мирасы 
Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Раиса Леонтьева гаилә мирасын — тормыш иптәшенең әбисе суккан бистәрләрне күз карасыдай саклый. Әлеге бистәрне Анастасия Елисеевна 1920-30 елларда суккан һәм бизәкләр чиккән. 

«Әби күптәннән үлде. Бу бистәр бианам сандыгында саклана. Ул да якты дөньяда юк инде. Элек мондый бистәрләрне көзгеләргә, стеналардагы фотоларга элеп куялар иде. Әби рус хатыны булган, күрше Тубылгы Тау авылыннан. Шуңа да бизәкләр бераз рус халык иҗатына охшагандыр. Якыннан карасаң, качлап чигелгәне күренә», — дип язды ул.

Качлап чигелгән тәре алъяпкычы.

Качлап чигелгән бистәрләр.

Чутлы чигү алымы белән эшләнгән бистәр.

Көмеш җепләр белән чигелгән сүрәкәдәге бизәкләр.

Элмәле (тамбур) чигүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев