Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршы урынына пихта агачын бизәгәннәр

Аулашлылар Яңа елны урамдагы шул бәйрәм пихтасы янында каршылаган

Моның өчен, Тукай районының Аулаш авылы керәшеннәре үз авылдашлары Владимир Герасимов үстергән пихта агачын, бәйрәм чыршысына охшатып, матур итеп бизәгәннәр. Күмәкләшеп, бала-чага өчен  тау-шугалаклар ясаганнар.

Яңа 2022 елны урамдагы бәйрәмчә бизәлгән шул пихта янында рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап-биеп каршы алганнар. Ә балалар, шау-гөр килеп, тау-шугалакта уйнаганнар.

Роза Григорьева һәм Түбән Камадан хатыны Нина белән кунакка килгән Аркадий Палладьев бәйрәмне фотога төшерергә дә вакыт тапканнар. Ә видео Альберт Мироновлар өендә төшерелгән. Ул фотолар, мөгаен, аулашлыларга  һәм кунакларга искә төшкән саен карап, киләсе Яңа ел бәйрәме җиткәнче сагынып сөйләрлек истәлек булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев