Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чын Кыш бабай

Минем әтиемә яшь вакытында авыл маскарадларында еш кына Кыш бабай булырга туры килгән

Әле хәзер дә ул Кыш бабай булып киенеп авыл балаларын сөендереп йөргәли.  Иң беренче тапкыр маскарадта Кыш бабай ролен әтиемә 16 яшьләре тирәсендә биргәннәр. Бу вакытта, әллә өйдә Яңа ел каршылау дигән традиция киң таралмаган булган шунда, маскарадны Яңа ел төнендә, 31 декабрьдә үткәргәннәр.

Яшьләр Яңа елны бергәләп уздырырга планлаштыра, әтием дә бәйрәмне Үтәй Люба түтиләрдә каршы алырга сөйләшкән. Шулай маскарад башланып китә. Бәйрәмнең төп герое – Кыш бабай керә. Ул котлау сүзләрен әйтә дә, бәйрәм түгәрәгенә кереп китә, ләкин уйлары белән маскарад ахырын түземсезлек белән көтә башлый. Әмма бәйрәм кызганнан-кыза бирә, очы-кырые күренми, сәгать уникеләргә таба тәгәри. Инде китәргә кирәк, алайса Яңа елны сакал киеп каршы алырга туры киләчәк, дип борчыла. Шулай уникенче ярты җитә, әкрен генә залдан иптәшләре таралыша башлый. Әтигә дә китәргә кирәк. Әмма булмый, ул бит Кыш бабай! Сәгать унике тулганда, түземлеге бетеп, бар тәвәккәллеген җыеп, шыпырт кына, беркем белән дә саубуллашып тормыйча, маскарадтан чыгып та кача. Әх, эләктергәннәрдер инде бу малайга, дип уйлагансыздыр! Нинди эләктерү, ди. Әтиемнең маскарадтан чыгып качуын беркем сизмәгән дә булып чыга. Икенче көнне генә табып, Кыш бабай бүләген тапшырганнар үзенә.

Монысы икенче хәл. Элек авылыбызда бүләкләрне бизәлгән ат арбасына тутырып, Кыш бабай булып киенеп, гармун уйнап, матур итеп таратып йөрү булган. Минем әтием, аңлагансыздыр, тагын Кыш бабай ролендә. Авылда бүләкләрне таратып бетергәч, әтиләрем күрше Иванай садик Ёлкасына балаларны котларга барырга уйлаганнар. Менә ветврачның матур чуклар белән бизәлгән әкияти ак аты ишек төбенә килеп туктый, арбада бүләкләр белән Кыш бабай утыра. Менә сиңа күренеш! Әллә чыннан да Кыш бабай килгәнме, дип уйларга була. Бакча балалары да аптырашка калган, барчасы да тәрәзәдән Кыш бабайны күзәтә икән. “Бәйрәмгә кергәч, балалардан шигырь сөйләтеп кенә булмый бит. Минем янга килергә куркалар. Әкренләп ияләшә башлагач кына, әз-мәз килеп, шигырьләрен сөйли башладылар болар”, - дип сөйли әти. Башка елларны Кыш бабай булып тәрбияче түтиләре керүенә ияләнгән балаларга бу чыннан да гаҗәп булгандыр. “Чын” Кыш бабай килеп керсен әле, сез нишләр идегез икән?!

Наталия НОВИКОВА,

Балык Бистәсе районы, Казаклар Чаллысы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев