Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чын җир кешесе иде ул

Зәй мәдәният йорты игълан иткән “Җир кешесе” проекты кысаларында гомерен авылы хуҗалыгы тармагына багышлаган, агроном булып хезмәт куйган әтием Николай Степанович Фролов турында сөйлисем килә

Кабан-Бастрык авылында  туып үскән, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын 1968 елда тәмамлаган егет “Игенче” колхозында эшли башлый. Балачактан ук ул басу-кырларны, язын-җәен иген басуларының күкрәп утыруын күзәтергә ярата, авылны, аның кешеләрен, җирне ярату анда нәселдән килгән. 

Агрономның төп хезмәте - үсемлекчелек белән шөгыльләнү, мул уңыш алу. Үзенең алган белемнәреннән чыгып, әтиебез үсемлекләрнең ничек үсүен, аларга нәрсә җитмәвен, туфракның ни сәбәпле үзгәрүе белән кызыксына, моны өйрәнә. Хуҗалыкта яхшы агроном булу - биредә эшнең уңышлы куелышын, хуҗалыкның үсүен һәм алга баруын күрсәтә торган күрсәткеч. Агрономнар,  чын мәгънәсендә,  җирне сөюче, авыл тормышын үз итүче кешеләр.
“Заман агрономы барлык өлкәдән дә хәбәрдар, һәр яктан да уңган булырга тиеш, ул һәммәсе белән: туфракның ясалуы, игеннәрнең чәчелү һәм җыелу вакыты, күпме ашлама кертелергә тиешлеге, бөҗәкләргә һәм корткычларга каршы тору чаралары һ.б. белән кызыксынырга тиеш. Табигатьтәге, һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтеп бармасаң да, эшләр әллә ни алга бармый,” - дип әйтә иде еш әтиебез.

Ул фәнни тикшеренү белән дә кызыксынды,  орлыкларның төрләрен өйрәнү буенча, туфракны эшкәртүдә дә яңалыклар эзләде, белемен күтәрде. Аның хезмәте бик зур җаваплылык, түземлек сорады. Әтиебез, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы булды.

"Бу эштә үз хезмәтен яратканнар гына  күңел биреп эшли ала. Үз белемеңне күтәрү өстендә даими эшләргә кирәк, Югыйсә, игенчелектәге яңалыклардан артта калуың бар", - ди торган иде ул.
Әтиебез тырыш, намуслы хезмәте өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район башлыгының  Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталарына ия булды. Ул -  социалистик ярыш җиңүчесе, район Советы депутаты, КПССның партия конференциясенә сайланды.
Әниебез Галина белән авылда тату үрнәк гаилә булып яшәп,  дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Барыбызга да ныклы терәк булдылар. Без барыбыз да тормышыбызда дөрес юл сайлаганыбыз, ныклы тәрбия алганыбыз өчен әти-әниебезгә рәхмәтле!

Кызганыч, әтиебезнең арабыздан киткәненә дә 15 ел булды инде. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды, аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Лариса Кузнецова, Түбән Биш авылы китапханәчесе.

"Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев