Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чура авылы халкы француз галиме белән очрашты - фото

Профессор Ален Вио Кукмара районы Чура авылының мәктәбендә, балалар бакчасында һәм чиркәвендә булды

22 март көнне Бордо шәһәренең Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры, филология фәннәре докторы Ален Вио белән Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева керәшен теле кулланышын Чура авылында өйрәнде. Чарада Республика керәшен оешмасының исполкомы җитәкчесе Людмила Белоусова белән Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров та бар иде. Кунакларны Кукмараның Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гареева, район керәшен оешмасы җитәкчесе Андрей Афанасьев һәм авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов каршы алды.
Галимнәрне авыл тормышы, мәктәптә уку-укыту системасы белән таныштырдылар. Чура мәктәбендә 134 бала белем ала икән. Укытучылар коллективы белән дә әңгәмә кордылар. Мәктәптә халкыбызның этнокультурасы буенча да белем бирәләр икән. Укучылар галимнәргә матур чыгышларын тәкъдим итте. 
Аннан соң кунаклар авылның балалар бакчасында да булдылар. Сабый чактан ук балаларга халыклар дуслыгы турында аңлатып, тәрбия бирүләрен күрделәр. 
Галимнәр авылның чиркәвендә службада булды. Керәшенчә келәү итүне күрделәр. Храмның настоятеле отец Филипп белән аралаштылар. 
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев