Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Чулпы” халык ансамбле турында кызыклы фактлар

Бүгенге көндә коллективка даими рәвештә 10 кеше йөри

“Чулпы” халык фольклор ансамбле 2012 елда Кызыл-Йолдыз авылы клубы базасында оеша. Ансамбльда урта яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгельләнә. Бүгенге көндә коллективка даими рәвештә 10 кеше йөри.

Ансамбльнең җитәкчесе Кибякова Лариса Алексеевна “Чулпы” халык фольклор ансамбле белән җирле керәшен йолаларын, халык һәм автор җырларын өйрәнә. Шулай итеп репертуарларын тулыландыра. Алай гына да түгел, керәшеннәрнең бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән үсеп килүче буынны таныштыра, буыннар арасында бәйләнешне ныгыта, балалар өчен фольклор бәйрәмнәр үткәрә.

“Чулпы” халык фольклор ансамбле оешкан көннән бирле районда, авыл клубында үткәрелә торган барлык чараларда актив катнаша. Бер генә концерт та “Чулпы” халык фольклор ансамбле чыгышыннан башка узмый. Алай гына да түгел, ансамбльнең моңлы җыруларына һәм биюләренә халыкара, бөтенроссия һәм республикада уздырылган фестиваль-конкурсларда югары бәя бирелә. Моңа дәлил булып коллективның бихисап зур портфолиосы тора.

“Чулпы” халык фольклор ансамбле Мамадыш районы Җөри авылында уздырылган "Питрау" республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә инде ничә ел уңышлы чыгыш ясый. Бу уңышларга ансамбль җитәкчесенең һәм ансамбльга йөрүчеләрнең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы илтә.

2017 елда 1175 од номерлы боерык буенча “Чулпы” фольклор ансамбленә мактаулы «Халык үзешчән коллективы» исеме бирелә.

2021 елда керәшен мәдәниятенең «Җәшнә, кояш, җалтыра!» республика фестивалендә «Керәшен шагыйрьләренең шигырьләренә музыкаль-шигъри композицияләр» номинациясендә “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле ГРАН-ПРИ иясе булды.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев