Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чүк бриллианты быел кемгә эләкте? - Фоторепортаж

23 июнь көнне урман аланында Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылының уртак Чүк бәйрәме оештырылды.

Быел Чүк бәйрәме Казан шәһәре Сабантуе белән бер көнгә туры килде. Инде күп җыелмаслар дип борчылсалар да, бәйрәм башланырга ничәдер минут кына кала, җыен халык белән тулды. Ике авыл халкы гына түгел, күптәннән читкә чыгып киткән кешеләр, тирә-юнь район, авыллар җыелган иде биредә.

Чүк - яңгыр боткасы пешерә торган бәйрәм. Иванай белән Казаклар Чаллысының уртак Чүк бәйрәмендә ботка пешерү йоласы күптәннән үткәрелми. Быел исә бу күркәм йола кабаттан торгызылды. Җыен уртасына казан чыгарып эленде. Төрле ярмалардан ботка пешерелергә куелды. Учак тирәсенә авыл кызлары, хатын кызлар җыелышты. Алар ботка пешергән арада, Карга Дүся түти келәү укыды.

Бәйрәм ризыгы пешеп чыккач, җыенга килгән халык тәмле боткадан авыз итте. Ботка белән сыйланып алгач, Кичке уен күренеше күрсәтелде. Казаклар Чаллысы авылының "Нур", Субашның "Нардуган" ансамбльләре Түгәрәк уенга чыкты. Авыл көен сузып, җыен тирәли берничә тапкыр әйләнгәч, җыр-биюгә, уен-көлкегә бай бәйрәм башланып китте. Бәйрәмнең алып баручы булып быел да Казаклар Чаллысы тумасы, Г. Камал академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов булды.

Җырчылардан исә бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле солисткасы Снежана Абрамова, "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова чакырулы иде. Аларның моңлы тавышлары, дәртле җырлары халык күңеленә май булып ятты.

Николай Храмов быел да үз кыйммәтле күчтәнәчен алып кайткан иде. Бу юлы бриллиант Казаклар Чаллысы сандугачы Нина Никифоровага бирелде. Биредә иң өлкән кеше, озак еллар бергә гомер кичергән парлар да игътибарсыз калмады. Һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев