Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чия башы чиркәвендә келәүләр керәшенчә үтә

Мамадыш районындагы Чия Башы авылының Николай Чудотворец чиркәве беренче керәшен укытучысы, священник, авылдашлары Василий Тимофеев теләге буенча, Николай Ильминский истәлегенә атап салынган

“Туганайлар” газетасының 2004 елдагы 13 май санында “Мамадыш: уйлары якты, фикерләре төгәл” дигән язма басылган. Анда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән уздырылган әңгәмәдән “Никифорово авылындагы клубны чиркәүгә бирдек, гөмбәзләре өчен такта, калай материалы белән булышырга әзербез. Әлбәттә, авыл халкы читтә калмас, дигән өметтә торабыз”, дигән юллар да бар.

Шул ук санда әлеге авыл кешеләренә үтенеч хаты да урын алган: “10 ел элек Мамадыш районы Никифорово (Чия башы) авылында “Николай Чудотворец” исемендәге чиркәү ачылып, бүгенге көндә дә эшләп килә. Быел 22 майда Микулы көнгә чакырып калабыз. 1883 елны төзелеп, безгә кире кайтарылган чиркәүдә төзекләндерү алып барыла. Моның өчен шактый чыгым кирәк. Мөмкинлеге булган авылдашлар һәм карендәшләрнең кайтуларын, булышуларын көтеп калабыз”.

Хәзерге вакытта бу чиркәү матур итеп тышланган. Яхшы итеп ябылган түбәсендәге качлары белән, ул ерактан ук игътибарны үзенә тартып тора.

Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов әйтүенчә, Чия башы чиркәве киң күңелле, булдыклы кешеләр ярдәмендә яңартыла. “2020 елда район башлыгы Анатолий Петровичның, шулай ук, бертуган Елена һәм Сергей Поляковларның ярдәме белән, чиркәү- не матур итеп тышлап куя алдык. Чиркәү өчен түбә калайлары алуда әтисе Иван безнең авылдан чыккан Альберт Прокопьев булышты, – дип рәхмәт һәм олы ихтирам белән сөйләп торды Сергей Николаевич. – Алтарьны да узган ел ясадык. Шул бер үк кешеләр эшләдек. Бертуган Поляковлар, чиркәү өчен, хәтерем ялгышмаса, Казанның үзендәге осталардан яңа тәре ясатып кайтардылар. Аны авылның үз престол бәйрәме булган язгы Микулыда, халыкны җыеп, келәүләр итеп, чиркәүгә куярбыз, дип уйлап торабыз”.

Заманында чиркәүне карап торган Федосия түти дә чын дөньяга күчкән инде. Аннан соң, бу изге эш Марҗый түтигә калган. Ә соңгы елларда чир- кәүгә Татый түти (Татьяна Казакова) күз-колак булып тора.

“Җырак бабам Степан чиркәүдә чаң кагучы булган, – дип хатирәләрен кузгатты Татый түти. – Чиркәү үзе ике катлы һәм тәреләре дә күп, шәп булган, аның чаңын төшергәндә дөнҗалар селкенеп торган. Совет чорында чиркәүгә печән дә тутырганнар, ашлык та салганнар, клуб та булган. Бәрәңге алганда булышырга килгән студентларны яшәтү өчен кунакханә дә иткәннәр”.

Чиркәүнең эчке ягын яңартырга тотынганнар. Сергей Степанов әйтүенчә, анысы да эшмәкәр егетләр ярдәме белән эшләнә. Чиркәүдә җырлап йөрүчеләр дә авылның үз кешеләре: Татьяна Казакова, Мария Иванова, Елизавета Федорова, Татьяна Яковлева, Анна Башмакова, Мария Федотова.

Келәү итү өчен, Вятские Полянадан настоятель Гурийны чакырту Татый түтигә ышанып тапшырылган. Әле 13 мартта гына халык чиркәүгә келәүгә җыелган, барысы да өлеш алганнар. Чия башы керәшеннәре Гурий әтейне Чанаташлар бәйрәменә, 7 апрельдәге Благовещениегә көтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев