Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чит җирләрдә шунсы читен: Сагындыра илләрне

Актүбә авылында туып-үсеп, авылда хат ташучы булып эшләгән, гомере Түбән Кама шәһәрендә үз авылын сагынып үткән Ольга түти Шадрина (күптән түгел чын дөнҗага күчте) истәлекләреннән

1932 елда Даный җизнине, Аллага ышанганы өчен кулга алып, төрмәгә озаткач, Варвара түтине җиде баласы белән урамга куып чыгаралар (Варвара түти – әниемнең анасы белән бертуган). Ул балаларының җөри алганнарын безнең Актүбәгә җибәрә, кечерәкләрен үз янында калдыра. Келәтле авылы керәшеннәре ярдәмчел булсалар да, Даный җизниләрнең сакларга куеп торган әйберләрен, ни өчендер, кире үзләренә бирмәүчеләр дә табыла арада. Бары тик Даный җизнинең Байданкинодагы Кәтүш исемле   сеңелесе генә хәленнән килгәнчә булыша...

Келәтле кешесе Николай Дорофеев төрмәдән кайткач, үз гаиләсе белән бергә, Варвара түтиләрне дә Башкортстан ягына алып китә. Николай Дорофеев төрмәдә Даный җизни белән бергә утырган була.

Башкортстан ягына барып җиткәч, барысы бер өйдә урнашалар.  Ашарга ризык булмагач, Варвара түти балалары Лиза белән Генаның кулына киндер капчык тоттыра да, авыл буйлап сорашырга чыгара. Авыл халкы исә берсеннән-берсе ябыграк, хәлсез балаларны күреп, ипиен-бәрәңгесен генә биреп калмый, ә хәзиндә булганын алып, боларның өйләренә баралар. Шуннан башлап, кешеләр аларга һәрчак булыша.

1960 елда әниләргә  кунакка кайткач, Варвара түти үзләре яши торган Каргалы авылы кешеләренең яхшылыкларын җылый-җылый сөйләде.

Төрмәдән чыккач, Даный җизни гел тегүдә булган, янәшә-тирә халыкка өс киеме теккән. Алар балаларының барысын да укытып кеше иттеләр.

Уллары Геннадий (инде вафат) Чиләбе  политехника институтында  философия кафедрасында укыткан. Геннадийның улы Андрей – Мәскәү дәүләт автомобиль-юл институты профессоры, техник фәннәр докторы.

Даный җизниләрнең  икенче бер уллары  Алексейның гомере азагына кадәр  Ялта шәһәрендә яшәве билгеле.

Федора исемле кызларының улы Альфред Чиләбе өлкәсендә  хисап палатасын җитәкләде.

Петрлары Магнитогорскида гомер кичерде, кран машинисты булып эшләде.

Петрдан олырагы, Елизавета исемле кызлары  да шул шәһәрдә яшәп вафат булган.

Евгенияләре Перьмдә төпләнгән.

Кечкенәдән Даный җизнигә тегүчелектә  булышкан Иваннары  турында гына миндә мәгълүмат юк.

Варвара белән Даниил Савельевлар – туганны туганнан ераклаштырган, кешенең чын асылын ачып салган болганчык, авыр чорда да кешелеклекне җуймаганнар. Йорт-җирсез калдырып, аларның тормышын җимерергә тырышучылар булса да, Ходай аларга балалары ягыннан бәхетне өстәп биргән. Ә яла ягучыларны Ходай үзе тигезләгән...

Халкы әйбәт булса да, чит-ят җирдә сагынып-саргаеп гомер итүләре җиңел булмагандыр. Варвара түтинең әниләргә кунакка кайткач,  гармунга җырлавы әле дә исемдә:

Күгәрченнең балалары

Күгелҗем буламени?

Илне ташлап китүләре

Күңелле буламени?

 

Урак урулары авыр,

Авырттыра билләрне.

Чит җирләрдә шунсы читен:

Сагындыра илләрне.

 

89 яшендә дөнҗа куйган  Варвара түтинең дә, 103 яшенә җиткән Даный җизнинең дә каберләре – күрше республиканың Каргалы авылы зиратында.

Ризык читләргә язса да,

Туфрак читтә язмасын, – дип, үзләре җыру әйтсәләр дә, халкы кешелекле һәм мәрхәмәтле булган Башкортстан җире аларны мәңгелеккә дә үз кочагына сыендырган.

Аларның оныклары,  Геннадийларының Мәскәүдә яшәүче улы Андрей  Савельев Актүбә зиратында  часовня төзетеп, аны әбисе Варвара исеме белән атады.

Нәсел туганлыгын дәвам итеп, хәзреге вакытта балаларыбыз  аралаша икән, Даный җизнинең дә, Варвара түтинең дә якты истәлеге, туган җирне өзелеп яратулары  онытылмас.

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X