Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда керәшенчә басылган акафистлар җыентыгы турында сөйләшкәннәр

Яңа гына чиркәү-керәшен телендә акфистлар җыентыгы дөнья күрде

Җир шарының гаять күп төбәкләренә сибелеп яшәүче башка халыкларыбызныкы кебек үк керәшенәрнең үзенә генә хас бай тарихы бар. Шул халыклар  арасында керәшеннәр зур бер урын алып тора. Бу төркемнең сөйләмендә, гореф-гадәтләрендә, йолаларында  борынгыдан килгән   үзенчәлекләр бүгенге көндә дә сакланып килә. Керәшеннәр йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев та II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәр турында болай дигән: ”...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлыбыз...”

Традицияләрнең буыннан буынга күчүе бик күркәм күренеш. Керәшеннәр арасында мәдәни мирасны торгызу өстендә эшләүчеләр, үз телебездә келәү итү өчен тырышып  йөрүчеләр булганда халкыбызның киләчәккә өмете зур.

Тарих битләренә күз салсак, керәшеннәр 1869 елда ук Казанда үз телләрендә келәү иткәннәр, тик Совет чорында гына туктаталып торган  ул. Ул заманнар үзгәргәч, керәшеннәрнең теләкләре кабат тормышка ашты. 1989 елның 23 декабрендә Казандагы Изге Ана Тихвин чиркәве рухание, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе, протоиерей Павел Павлов тарафыннан беренче келәү башкарылды.

Бүгенге көндә өч дистәдән артык керәшен чиркәве эшләп килә, халык әкренләп дингә тартыла башлады. Бу эшнен башында, билгеле инде, дин башлыклары тора. Алар үзебезнең телебездә келәү итәләр, дини китапларны үзебезнең телебезгә тәрҗемә ясыйлар.

Яңа гына чиркәү-керәшен телендә акфистлар җыентыгы дөнья күрде. Бу китапта 23 акфист та тулысы белән тәрҗемә ителгән. 150 еллык тарих өчендә бу безгә беренче шундый зур мирас. Тәрҗемәнең башында иеромонах Варлаам (протоиерей Михаил Чурашов) тора.Ул изге дөньяга күчкәннән соң, бу эшне аның улы Чистай епархиясе клирикы, протоиерей Павел Чурашов дәвам итә. Ниһаять, керәшеннәр өчен бик зур хәзинә дөнья күрде.

Татарстан Республикасы крәшеннәр оешмасының Чистай районы Советы членнары каршында чыгышында: “Бу эштә үз көчеңә генә түгел, халыкка да, ярдәм кулын сузучыларга да таянасың. Алар миңа терәк булып торды. Кыскасы, Ходайга ышанучылар ярдәм итте. Ходайдан көн җиткәч, китап басылды. Бердәм булып, бергә булып эшләгәндә генә без керәшеннәрнең рухи мирасын һәм милли үзенчәлеген саклап кала алабыз. Ярдәм кулы сузучыларны Ходай ташламасын,”-дип рәхмәтләрен белдерде протоиерей Павел Чурашов.

Елизавета Цыганова

Чистай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев