Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда керәшен айлыгы башланды

Беренче кичә Бахта авылында узды

Февраль Чистай районында керәшеннәр мәдәнияте айлыгы буларак билгеләнгән. Айлыкны Чистай район администрациясе ярдәме белән Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге оештыра. Чистай районы 2019 елда да керәшен айлыгы уздырган иде. Быел район айлыкның масштабларын киңәйткән. Ай дәвамында Чистай шәһәренең, Бахта, Актау, Югары Кондрата, Чуаш Ялтаны, Ишәле, Тат. Сарсаз, Иске Роман, Татар Талкышы,Чистай Выселкасы, Кубасс, Кызыл Ялан, Каргалы, Данауровка, Гаделша һәм башка авылларының мәдәният йортларында, мәктәпләрендә, библиотекаларында, балалар бакчаларында керәшен культурасына багышланган 130 дан артык кичә оештырылачак. Февраль ахырында Вадим Захаров һәм "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең концертлары планлаштырыла.

Шул айлык кысаларында Бахта авылы яшьләре заманча "Кряшен party" кичәсен уздырганнар. Кичәдә кызлар егетләргә каршы җыр-биюле батлга чыкканнар, "йөзек салу" уенында катнашканнар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев