Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай ягы керәшеннәре җыруы

Җырны фольклорчы галим Геннадий Макаров ноталарга салган

Бу җыруны Түбән Кама шәһәрендәге “Верую” фестивалендә шул районның Красный Ключ поселогындагы “Баш чишмә” керәшен фольклор ансамбле башкарган. Аны ансамбль җитәкчесе Ольга Вәлиуллина Казанның Җәкәү йортына семинарга килгәч  өйрәнгән булган. Ольга әйтүенчә, ул  җыр Чистай ягы керәшеннәреннән язып алынган һәм аны фольклорчы галим Геннадий Макаров ноталарга салган. Үз чиратында, “Баш чишмә” кызлары да аның көен аз гына үзгәртеп, тагын да тулыландыра төшкәннәр.
 

Очтомакта пәриштәләр тауда иман җырлыйлар:

“Аллилуйя, аллилуйя, аллилуйя”, – дияләр,

“Аллилуйя, аллилуйя, аллилуйя”, – дияләр.

Очтомак биек тавына җазыксызлар менәрләр,

Җазык кылмаган мәндәләр, җазыксызлар менәрләр,

Җазык кылмаган мәндәләр, җазыксызлар менәрләр,


Очтомакның елгасыннан шикәр суы агадыр,

 Шикәр суы белән бергә бал суы да агадыр,

 Шикәр суы белән бергә бал суы да агадыр,

 Очтомакның бакчасында үсә ладын агачы,

Ладын агачы өстендә очтомакның кошлары,

Ладын агачы өстендә очтомакның кошлары,


Ладын агачы өстендә матур кошлар сайрыйлар:

 “Аллилуйя, аллилуйя, аллилуйя”, – дияләр,

“Аллилуйя, аллилуйя, аллилуйя”, – дияләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев