Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай керәшеннәре Покрау бәйрәмен уздырды - фото, видео

14 октябрь көнне Ак тау авылына Бахтадан “Карендәш” һәм Чистайдан “Багалмам” фольклор ансамбльләре килде

Бәйрәм авылның Алла Анасының Покрауга багышланган ике престоллы чиркәвендә иман уку белән башланды. Келәүне Чистай керәшен приходы священнигы отец Валерий Кузьмин алып барды.

Аннан соң, кунаклар һәм авылдашлар мәктәпкә җыелды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсумов, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Ефимов һәм Казаннан килгән Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова чыгыш ясадылар. Людмила Даниловна халыкка бүтән керәшеннәр күпләп яшәүче район-авылларда Покрауны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде, Республика керәшен оешмасының һәм аның урыннардагы бүлекләренең эше белән таныштырды.

Бәйрәм чарасында Бахта авылыннан килгән “Карендәш” ансамбле “Покрау көн” күренешен күрсәтте. Чистайдан килгән “Багалмам” ансамбле (җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов) кунакларны үзенчәлекле репертуарлары белән таныштырып, моңлы җырулар сузды.

Әлеге ансамбльләр актаулыларга, чынлап та, зур бәйрәм оештырдылар. Киләчәктә дә бер-берсенә кунакка йөрершергә сүз бирделәр. Бәйрәм ахырында кунаклар покрау пироглары белән  сыйландылар.

Чарадан фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев