Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чишмә өчен борчылып йөрде

Питрәчтә яшәүче Ольга һәм Николай БЛИНОВлар чыгышлары белән Кибәч авылыннан. Узган елның җәендә туган якта “Кыр чишмәсе”н төзекләндергәннәр. Кайта-китә эшләп, 1 сентябрьгә төгәлләгәннәр. Матур итеп ачылыш бәйрәме уздырганнар. Авыл халкы тәкъдиме белән, хәзер кизләү “Николай” чишмәсе дип йөртелә

Питрәчтә яшәүче Ольга һәм Николай БЛИНОВлар чыгышлары белән Кибәч авылыннан. Узган елның җәендә туган якта “Кыр чишмәсе”н төзекләндергәннәр. Кайта-китә эшләп, 1 сентябрьгә төгәлләгәннәр. Матур итеп ачылыш бәйрәме уздырганнар. Авыл халкы тәкъдиме белән, хәзер кизләү “Николай” чишмәсе дип йөртелә.

— Бу чишмә авылга кергән якта — кырда булып, бик начар хәлдә иде. Урнашкан җиренә карап, халык аны элек “Кыр чишмәсе” дип йөртте. Бурасы черегән, коймасы авып беткән иде. Ирем Николай кайткан саен кизләүнең хәле өчен борчылды. Шуның суын эчеп үскән бит. Суы бик йомшак, юшкынлы түгел, — дип сөйли Ольга Блинова. — Узган ел җәй башында миңа: “Төзекләндерергә тотынсам, эшләп чыга алырмынмы икән?” — дип әйтте. “Әйдә, башлап карыйк. Күпме булдыра алабыз, шулкадәр эшләрбез”, — дип, үзем дә аны хупладым. Коймасын сүттек, территорияне чистарттык, үләнне чаптык. Үлчәп, Николай койма өчен калай алып кайтты, эшләп куйды. Бурасын алыштырды. Чишмә тирәсенә вак таш җәйде. Чыгымны үзебез күтәрдек. Ике як әниләребез, авыл халкы да ярдәм күрсәтте. “Бу чишмәне кем булса да ремонтласа ярар иде, дип йөри идек”, — дип рәхмәт белдерделәр.

Лилия ЙОСЫПОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев