Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Чиркәүдәге бер башыру өйдәге меңгә тора"

Чаллы керәшен яшьләре форумында Александр Миронов дигән егет актуаль проблема күтәреп чыкты. Ул - Чаллы каласында Керәшен приходы булдыру, керәшен чиркәве төзү мәсьәләсе. Чыгышны тулысынча биреп, карендәшләребез Александр әйткәннәргә битараф калмаслар, дигән ышаныч белдерәбез. Чаллы шәһәрендә керәшеннәр күп яши. Тик, нигәдер, элек-электән, монда керәшен чиркәве булмаган. Халык молитвалар славян телендә...

Чаллы керәшен яшьләре форумында Александр Миронов дигән егет актуаль проблема күтәреп чыкты. Ул - Чаллы каласында Керәшен приходы булдыру, керәшен чиркәве төзү мәсьәләсе. Чыгышны тулысынча биреп, карендәшләребез Александр әйткәннәргә битараф калмаслар, дигән ышаныч белдерәбез.

Чаллы шәһәрендә керәшеннәр күп яши. Тик, нигәдер, элек-электән, монда керәшен чиркәве булмаган. Халык молитвалар славян телендә укыла торган рус чиркәүләренә йөргән. Служба нинди телдә барса да, чиркәүгә йөрү - ул ару гамәл. Без бит үзебезнең нәселебезне, затыбызны саклап калу, бетермәү турында да уйларга тиешле кешеләр. Әби-бабаларыбыз керәшенчә келәү иткәннәр, Ходайыбыз - Иисус Христоска үз телебездә инәлгәннәр. Шулай булгач, безгә, беренче чиратта, үзебезнең иман йортларыбызны булдыру, анда службаларны үз телебездә үткәрү турында уйларга кирәк. Әкренләп, авылларда чиркәүләр торгызыла. Аларда службаларны керәшен телендә алып бару өчен, священниклар җитмәсә дә, тирә-күрше авыллардагы батюшкалар, авырыксынмыйча, чакырган җиргә йөриләр.

Чаллы каласында яшәүче күп санлы керәшеннәр өчен чиркәү төзү турында сүз күптәннән бара. Узган ел бу мәсьәлә "үле ноктасыннан" кузгалды. Мәләкәс авылы чиркәве настоятеле отец Николай Храмов җитәкчелегендә Чаллыда керәшен приходы теркәлде. Чиркәү өчен җир сорап, Чаллы администрациясе исеменә документлар җибәрелде. Замелекесье зонасында участок бүлеп бирелер дип көтәбез. Храм таштан салыныр, дип уйлыйбыз. Ул Изге Ана Тәресе исеменә аруландырыласы. Планнар зурдан - барысына да Ходай ирке!

Храм ул - Ходай йорты, иң изге урын. Анда укыган бер иман өйдә укыганның меңен алмаштыра, диләр. Заманалар җиңел түгел, җаннарыбызны иманнар белән аруландырасыбыз бар. Үз телеңдә иман уку, тыңлау - ул күңелгә никадәр дәва, җаныбызга таза азык бирә.

Шушы уйлаган эшләребезне башкарып чыгарга уртак көч кирәк. Мөмкинлекләре булган кешеләр игелекле эштән читт калмаслар, үз өлешләрен кертерләр, дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев