Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чиркәүдә хор булырмы?

Казандагы Тихвин Изге Алла Анасы иконасы чиркәвенә иман җырлаучылар хоры җыю эшләре бара. Бу турыда белдерү инде бер ел элек бирелгән. Әмма бүгенге көнгәчә хорга кушылырга теләүчеләр күренми

1938 елга кадәр Тихвин чиркәвенең  үз хоры була. Бу хорның регенты булып настоятель Александр Преображенскийның улы Вивиан эшләгән. Үз вакытында ул Казан шәһәренең иң яхшы хорларының берсе була.

1939 елдан алып 1995 елга кадәр иман йорты ябылып тора. Бары тик “перестройка”дан соң гына,1996 елны, ышанучылар көче белән Тихвин чиркәвен торгызу башлана. Әлеге изге эшнең башында храмның настоятеле Павел Павлов тора.

1997 елны чиркәү Казан епархиясенә кире кайтарыла һәм керәшеннәр җәмәгатьчелегенә бирелә. Шуннан соң иман йорты кабат үз эшен башлый. Чиркәүнең үз приходы барлыкка килә, келәүләр уза башлый, һәвәскәр иман җырлаучы әбиләр хоры эшләп китә. Хәзерге вакытта Тихвин чиркәве респуб­ликадагы барлык керәшен приходларының үзәге булып тора. Чиркәүдә атнакөн мәктәбе эшли, әмма иман җырлаучылар хоры юк. “Хәзер әбиләр бары тик “Ышанам”, “Эй, Күктәге Атабыз” иманнарына гына кушылалар”, – дип сөйләде безгә Тихвин Изге Алла Анасы иконасы чиркәве настоятеле отец Павелның кызы Валентина. Монысы аңлашыла да, җырлау өчен тавыш кына түгел, яхшы сәламәтлек, сулыш җитүе дә кирәк бит.

Нәкъ Валентинаның инициативасы белән Тихвин чиркәвендә иман җырлаучылар хоры эшен яңартырга булганнар. Түбән Новгородның духовный семинариясенең регент бүлеген тәмамлаганнан соң, үз җитәкчелегендәге яңа хор җыю турында белдерү бирә. “Белдерүне укуны тәмамлап кайткач ук бирдем. Бер елга якын инде хор җыярга телим. Әлегә уңышсыз,” – дип сөйләде Валентина.

“Хор ничек җырласа – келәү дә шулай уза”, – дигән сүз бар. Хор — чиркәүнең аерылгысыз өлеше. “Иман җырлаучылар келәүне алып баралар. Чиркәүгә иман җыры кирәк, чөнки келәү укучы белән җырлаучы арасында бүленгән. Бу һәрчак шулай булган. Кемдер җырлаган, кемдер укыган”, – дип әйтә Валентина.

Әгәр дә чиркәүдә җыр иманлы, матур, дөрес итеп башкарылса, прихожаннар да, ирексездән, иман укый башлыйлар, чөнки җыр аша иман рухы бирелә. Бу бигрәк тә безнең чорда, чиркәүгә күп кенә яңа кешеләр килгән вакытта кирәк.

“Безнең хорга кушылыр өчен музыкаль әзерлек, белем булу мәҗбүри түгел. Кешенең теләге, музыкаль сәләткә ия булуы кирәк. Осталык соңыннан килә. Хор катнаш булачак. Әлегә кем килсә, шуның белән башлыйбыз. Хорның барлык дәресләре дә атнакөн мәктәбендә уздырылачак. Без һәркемне даими хезмәткә чакырмыйбыз. Зур бәйрәмнәр вакытында гына да килергә мөмкин. Чиркәүнең үз хоры булсын гына”, – дип аңлата Валентина.

Иман җырлаучы кем булырга тиеш? Хорда христиан динендә булган кеше генә җырлый аламы? Валентина фикеренчә, җырчылар, беренче чиратта, христиан динендә булырга тиеш. Чөнки иман җыры – ул, барыннан да элек, келәүнең бер өлеше.

Иман җырлау сәнгатенә илебезнең күп кенә шәһәрләрендә өйрәтәләр. Валентина Павлова үзе Түбән Новгород хатын–кызлар духовный училищесында белем алган. Татарстанлылар өчен иң якын уку йорты Казан шәһәрендә урнашкан. Бу Казан православие духовный семинариясе.

Һәр православ чиркәүнең дә үз хоры бар, керәшеннәр өчен рухи үзәк булган Тихвин приходы да искәрмә булмас, дип өметләнәбез. Валентина Павлова моңа ышана.

Валентинаны безнең битараф булмаган укучыларыбыз ишетер һәм ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев