Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чир булмасын ояда: кош-корт сатып алганда ничек алданмаска?

Тиздән авылларда күңелле мәшәкатьләр башлана. Халык чебеш, каз-үрдәк алачак

Тик узган ел ахырында республикада кош гриппының берничә очрагы теркәлеп, кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар шактый зыян күргәч, халыкта сагаю бар. Моннан тыш, кош гриппы йоктыру куркынычы җылы яклардан кайтучы кошлар белән дә артырга мөмкин. Ничек алданмаска? Кош-корт сатып алганда нәрсәне истән чыгармаска? Гади, әмма мөһим кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерәбез.

Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче, озак еллар чебиләр үстереп сату белән шөгыльләнүче Зөлфия Шәйхесламова әйтүенчә, халык чебиләрне күпләп, гадәттә, май аенда алырга керешә. Бер тәүлеклек бройлерларны исә 8 мартта ук ала башлыйлар, ди. Тик быел яз озакка сузылып килгәнгә, ашыкмыйлар икән әле.

– Башка елларны бу вакытта сезон гөрли иде инде. Быел беренче зур партияне шушы көннәрдә генә алып китәләр әле, – диде ул. – Мин үзем ветеринар булгач, барлык таләпләрне дә төгәл үтәгәч, бернинди дә авырлык кичергәнем юк. Эшен җиренә җиткереп эшләгәннәрнең проблемалары булмый ул. Узган ел, барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, эшләребез авыррак барды. Халыкка чыгып йөрергә дә рөхсәт булмады, үзләре дә килергә курыкты. Быел андый проблема юк.

Кош сатып алып, авыр хәлдә калмас өчен, белгеч чебешләрне ел саен бер кешедән сатып алырга киңәш итә. Шулай иткәндә, ышанычлырак була.

– Кош сатып, сайлап алу – үзе бер һөнәр. Мин, мәсәлән, яхшы партия эзләп, әллә кайларга барам. Авылга машина белән килеп сатучылардан алырга үзем дә шикләнер идем. Чөнки чебиләрне ничек алып кайтканнар, күпме вакыт сусыз барганнар, чиста шартларда тотканнармы – белеп булмый. Шул арада да чебиләр чир ияртеп, яңа хуҗасы кулында кырыла башларга мөмкиннәр. Бер көнне тавык, икенче көнне шул ук читлеккә тәүлеклек чеби куярга да куркыныч. Нәтиҗәдә кошларның 30 проценты үләргә мөмкин. Ел саен төрле кешедән алганчы, бер намуслы сатучыны табу яхшырак, минемчә, – ди Зөлфия Шәйхесламова.

Чебешләрнең хакларына килгәндә, тәүлеклек чебинең уртача бәясе – 70, күркәнеке – 350 сум. Бер айлык чебешләр 230 сум тирәсе булыр, дип торалар чеби сатучылар.

Сүз дә юк, ышанычлы, таныш кош сатучыдан алып кайтсаң, баш авыртуы азрак була анысы. Тик бөтен кешенең дә андый мөмкинлеге булмаска да мөмкин бит әле. Андыйларга Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин гадәти саклык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Беренчесе һәм иң мөһиме – авылларга кош-корт китереп сатучылардан ветеринария белешмәләрен сорау.

– Әлеге документны сораудан куркырга кирәкми. Бер дә булмаганда, машина номерын язып алсагыз яки фотога төшереп калсагыз да ярый. Ләкин бу турыда үзләре белергә тиеш. Кош сатучыларда мондый документ һичшиксез булырга тиеш. Күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, законга каршы килеп эшлиләр, – ди ул.

Җитәкче әйтүенчә, йогышлы авыру тарату куркынычын арадашчылар да арттыра.

– Алар өчен иң мөһиме – бәя. Карантин кертелгән төбәкләрдә кош бәяләре уртача базар бәясеннән күпкә арзанрак була. Шуңа күрә арзан хак халыкны шулай ук сагайтырга тиеш. Мондый арадашчыларның кулларында ветеринар-озата баручы документ булу мәҗбүри, – дип аңлата ул.

Моннан тыш, республикада кош-корт сата торган махсус мәйданчыклар да эшли. Татарстанда аларның саны 103кә җитә.

– Без «тынычсыз» тормышта яшибез. Шуңа күрә һәрберебезгә дә уяу булырга туры килә. Авыл җирлеге башлыкларына да игътибарлы булырга кирәк. Алар авылларга кош-корт сатучыларны махсус рөхсәт кәгазеннән башка кертергә тиеш түгел. Шулай ук халык та шәхси профилактика чараларын үтәсен иде, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X