Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чикләүләрдән соң "Микулай" моноспектакле Кариев театрында куелачак

Алдан билет алучы кешеләрнең билетлары югалмый

Күптән түгел бер укучыбыз "Микулай" моноспектакленә билетлар алдык. Кайчан була икән?", дигән сорау белән редакциягә язган иде. Ул вакытта массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт юк иде әле. Ниһаять, 17 август көнне Татарстанда пандемия аркасында кертелгән чикләүләр йомшартылды. Хәзер кинотеатрлар, концерт заллары, театрлар янәдән тамашачыларны кабул итергә әзер.

Чикләүләр бетерелгәннән соң, "Микулай" моноспектакле беренче тапкыр 10 сентябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында куелачак. Төп рольне карендәшебез Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов башкарачак.

Карантин алдыннан билет алган кешеләрнең билетлары сакланачак. Бу турыда Кариев театрының матбугат үзәге хәбәр итте. Спектакльгә барыр алдыннан, театрның кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Спектакль буласы көнне аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, билетлар мәсьәләсе 10 сентябрьгә кадәр хәл итеп бетерү сорала.

Театрның контактлары кирәк булса, редакциягә мөрәҗәгать итегез.

Фото: karievteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев