Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәрдән-чибәр кем чибәр?

14 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында узган "Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивале кысаларында "Кряшен чибяре - 2017" билгеле булды.

Бәйгедә барлыгы 10 кыз көч сынашты. Аларны көянтә белән су ташу, визит карточкасы һәм иҗади номер, интеллектуаль тур, йола тәртипләре буенча ярыштырдылар. Быел, узган еллардан аермалы буларак, конкурста урыннар билгеләнмәде. Кызларны төрле номинацияләр буенча сынадылар. Шулай итеп, конкурста катнашкан һәрбер кыз үзенә генә хас "изюминкасын" күрсәтеп, "Питрау чибяре" таҗына лаек булды. Чибәрләрнең чибәре дип танылган Екатерина Максимовага "Кряшен чибяре - 2017" титулын тапшырып, саф көмештән эшләнгән күчмә коронаны киерттеләр. Аны узган елгы "Кряшен чибяре" - Татьяна Ефремова тапшырды. Татьянаның башындагы күчмә коронаны икенчесенә алыштырдылар. Ул, истәлек буларак, аңа гомерлеккә кала.

Шулай итеп:

"Иң сөйкемле" - Ксения Вуклова, Түбән Кама шәһәре

"Онлайн-чибяр" һәм "Иң элегант" - Марина Мухина, Питрәч районы

ерәшен тарихын иң яхшы белүче" - Алиса Исакова, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы

"Иң җор телле" - Ирина Суескина, Балык Бистәсе районы

"Иң яхшы биюче" - Олеся Дмитриева, Балык Бистәсе районы

"Иң яхшы рәссам" - Екатерина Максимова, Алабуга шәһәре

"Иң яхшы костюм" - Анастасия Исаева, Лаеш районы

"Иң яхшы җыручы" - Елена Кириллова, Мамадыш районы

"Йолаларны иң яхшы белүче" - Олеся Маркова, Башкортстан

"Иң тапкыр" - Эльвина Степанова, Мамадыш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев