Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәр кызлар бәйгесе башлана

"Керәшен чибәре - 2016" конкурсына заявкалар җибәргән чибәр кызларыбыз белән таныштыра башларга вакыт җитте.

Өченче ел "Керәшен чибәре" конкурсында икенче урынны алып, "Мисс Татарстан" республика матурлык конкурсында катнашуга лаек булган Лиана Антонова быел тагын бер тапкыр көчен сынап карарга булган.

"Мисс Татарстан" конкурсында Лиана финалга чыгып, интернет-сайтта иң күп тавыш җыеп, "он-лайн" номинациясендә җиңүче булган иде. Ике ел элек конкурста катнашучыларның иң яше булган Лианага быел инде 17 тулган, һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының икенче курс студенты.

Лиананың булышчылары булып, быел да туган авылы Ләкедән "Игәнә" фольклор коллективы киләчәк.

Бүгенге көндә конкурста катнашу өчен 12 заявка килгән инде. Сайлап алу һәм әзерлек туры 2 июль көнне Казанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев