Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәбия зираты янына стела кирәк

Тагын бер елдан Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Олы вакыйга! Бу җирлек Татарстан гына түгел, хәтта Россия өчен дә икътисадый әһәмияте бәяләп бетергесез, дияр идем. Шәһәр үз юбилеен каршы алырга әзерләнгәндә, Чәбия зираты янында кара граниттан зур истәлек стеласы урнаштырылырга тиеш. Бу - хәзерге көндә шушы...

Тагын бер елдан Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Олы вакыйга! Бу җирлек Татарстан гына түгел, хәтта Россия өчен дә икътисадый әһәмияте бәяләп бетергесез, дияр идем. Шәһәр үз юбилеен каршы алырга әзерләнгәндә, Чәбия зираты янында кара граниттан зур истәлек стеласы урнаштырылырга тиеш. Бу - хәзерге көндә шушы шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм җитәкчелекнең намус эше, Түбән Камага үз нигезен бирергә мәҗбүр ителгән керәшен авыллары халкыннан соңарган гафу үтенүе, рәхмәте...

Дөньядагы финанс кризисы һәм АКШ белән Европа илләренең Россиягә карата куллана торган санкцияләре шартларында Түбән Кама төбәгендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары җитештерә торган продукциянең илебез өчен сулар һавага тиң булуы да сер түгел. Моның белән әлеге предприятие җитәкчеләре дә, республиканыкылар да хаклы рәвештә горурланадыр. Узган елдан башлап илебезне үз эченә суыра башлаган финанс кытлыгы упкынына эләгүдән безне эшчәнлеге нефть эшкәртү белән бәйле әлеге предприятиеләр коткарып калачагына өметләнәбез.

Ә бит шул предприятиеләре белән бергә Түбән Кама ялан кырда барлыкка килмәде. Чәбия һәм Актүбә авыллары халкын үз туган йортларыннан кубарып, шул авыллар нигезендә төзелде ул. Түбән Каманың бүгенгесеннән чыгып фикер йөртсәк, андый фаҗиганең бер дә кирәксез булганын аңлавы авыр түгел: Чәбия зиратының яртысына кертеп төзелгән тугыз катлы йортны исәпләмәгәндә, ул авыл урынында - гаражлар, башка ярдәмчел корылмалар гына... Актүбәнең язмышы бераз бәхетлерәк - авылның бер урамы сакланып калган диярлек. Калган өлешендә, шулай ук, гаражлар. Ни өчен ул заманда СССРның Түбән Кама төзелеше өчен җаваплы җитәкчеләре яңа шәһәр өчен Чәбия, Актүбә авыллары янәшәсендәге урынны сайламадылар икән? Керәшен авылларын юк итү максаты куелмагандыр, гадәти сансызлык, битарафлыктыр, дип ышанырга телим. Бу сорауны актүбәлеләр, чәбиялеләр үз-үзләренә мең мәртәбә биргәндер инде. Ул авылларның түтиләре әле һаман үз туган нигезләрен сагынып яшь түгә, ул еллар фаҗигасе алар йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра булып уелган шул. Чәбия зираты агачларын акрынлап-акрынлап кисеп бетереп, ул зиратны җир белән тигезләү - әхлакый яктан олы гаделсезлек. Ул урында стела урнаштырылырга һәм ул зират үзе кагылгысыз җир булырга тиеш! Стелада исә "Түбән Кама шәһәренә үз нигезләрен биргән Чәбия һәм Актүбә авыллары истәлегенә", дигән язу (татар һәм рус телләрендә) уелырга тиеш.

Никифор ТУКМАЧЕВ,
Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев