Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чананы җәйдән, уңышны кыштан әзерлә

Урамда буранлы кыш булуга карамастан, уңган бакчачылар киләсе ел уңышын бүгеннән үк кайгырта башлады. Яхшы орлыклар сайлап, кәлшә үстерер вакыт җитте бит. Озак еллар Украинада яшәп, туган җиренә - Мамадыш районының Дүсмәт авылына кайтып төпләнгән Анный түти Иванова инде берничә дистә ел яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Язын авылда иң беренче...

Ничек чәчәргә?

Орлыкларны үзем әзерлим. Арадан бары тик иң матур, тәмле һәм чир тимәгән яшелчәләрне сайлап алып, орлыкларын юып, киптерәм. Утыртыр алдыннан аларны йогышсызландырырга, эшкәртергә, чыныктырырга кирәк. Кайбер орлыклар сатуга эшкәртелеп чыга, моны аларның төсеннән аерырга мөмкин. Әлеге орлыклар, гадәттә, яшел яки алсу төстә була. Эшкәртелмәгәннәрен м арганцовка эремәсенә салып торам. Орлык чәчәсе туфракны да кайнар суга салынган марганцовка эремәсе белән эшкәртсәң, яхшы була. Кайберәүләр пикировать иткәндә дә үсентеләрне марганцовка эремәсендә тотып ала.

(Халык чараларыннан алоэ согы да популяр. Аның яфрагын алып, буйга таба ярып, эченә орлыкларны тыгып торалар. - Ю.Г.) Бары тик "тук" орлыкларны гына утыртам. Суга салгач, өскә калкып чыкканнары "ач" була.

Кайчан чәчәргә?

Борыч - нык тәрбия таләп итүче культура. Җылыны ярата. Февральнең 15еннән соң чәчәргә кирәк. Тишелеп чыгып, 2-3 яфраклы булгач, пикировать итәм. Даими урынга күчергәндә уртача тәүлек температурасы 15 градустан да түбән булырга тиеш түгел.

Помидорның соң өлгерә торган сортларын февраль ахырында, иртә өлгерүчеләрен март башында чәчәм. Беренче шытымнары, якынча берәр атнадан соң тишелеп чыга башлый. Кәлшәләрне ачык грунтка 60 көннән соң гына күчереп утыртырга кирәк, һава температурасы 17 градустан да түбән булырга тиеш түгел.

Кәбестәнең иртә һ әм соң өлгерә торганын да апрель уртасында турыдан-туры җиргә чәчеп, целлофан пакет белән каплап куям. Бу вакытта кар да эреп бетмәгән була әле, кояш җылысы белән тишелеп чыга алар. Соңыннан рассадаларны иркенрәк итеп күчереп утыртырга кирәк.

Кыярны рассада өчен апрель башыннан алып май урталарына кадәр чәчәргә кирәк. Даими урынга күчергән вакытта туфрак җылылыгы 13-15 градус булу кирәк. Туфрагын да алдан әзерләргә - тирес кертеп, су сибеп, целлофан пакет белән каплап куярга кирәк. Орлыкларны башыннан ук теплицага яки ачык грунтка чәчсәң, чыдамрак һәм сәламәтрәк үсемлекләр үсәчәк. Турыдан-туры җиргә утырканда, түтәл астына тирес салырга кирәк. Орлыкларны ай календаренә карап, уңышлы, дигән көннәрдә чәчәргә тырышам, - дип киңәшләрен бирде Анный түти.

Бакча күрке - чәчәк

Бакчачылар февраль уртасында чәчәк орлыкларын да чәчәргә киңәш итә. Петуния, лобелия, бальзамин, гвоздика, виола, сальвия, гелиотроп, примула орлыкларын да февральдә чәчәләр. Ачык грунтка май ахырларында чыгарырга кирәк. Бу вакытка алар инде чәчәк атарга җыенган була.

Февраль аенда көздән саклауга куйган георгин, гладиолус бүлбеләрен дә карарга онытмагыз. Аларны кабыкларыннан чистартып, чери башлаган урыннарын кисеп алып, марганцовка эремәсе белән эшкәртегез, көл сибеп куегыз.

Көннәр озыная башлагач, гөлләрне дә яңартырга - күчереп утыртырга киңәш ителә. Күктәге ай кимүгә барганда гөлләр яхшы тамыр җибәрә, ә инде яңа ай белән алар буйга үсеп китә, дип сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев