Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллы керәшеннәрендә - юбилей!

26 ноябрь - атнага каршы көнне Чаллы керәшен җәмгыяте үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы халык белән шыгрым тулы булды. Бәйрәм кичәсенә карендәшләребез генә түгел, башка милләт кешеләре дә күпләп килгән иде. Соңгы елларда Виталий Агапов җитәкләгән Чаллы керәшен җәмгыяте адресына котлау сүзләре дә, рәхмәт...

Юбилей кичәсендә булып, Чаллы җәмгыятенең сөенечләрен уртаклашкан кайбер кешеләр белән аралаштык. Бәйрәм турында алар түбәндәге фикерләрен әйттеләр.

Петр Кудряшов - Чаллы керәшеннәре правлениесе члены:

"Браво Чаллы керәшеннәре"

"Җәмгыятьнең бәйрәмнәре күп булды. Мондыен күрергә туры килмәгән иде әле. Залда бер генә буш урын да юк, әллә никадәр кеше аягөсте торып карады. Сценарий авторлары Чаллы керәшеннәре тормышындагы бер генә эпизодны да игътибарсыз калдырмаган. Беренче җыелышлар, беренче, икенче, өченче председательләр... "Карендәшләр"нең нигезен салучылар берәм-берәм сәхнә түренә менделәр. Халык аларны алкышлап каршылады. Шулай булмыйча, егерме биш ел элек алар керәшен хәрәкәтен башламаса, бүген безнең турыда белүче дә булмас иде, бәлки. Республика керәшен оешмасыннан, Чаллы администрациясеннән, Халыклар ассамблеясеннән, башка шәһәр хакимиятләреннән дә вәкилләр катнашып, Чаллы керәшен җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Виталий Агапов адресына котлау сүзләрен җиткерделәр. Без дә хатыным Нина Григорьевна белән керәшен хәрәкәтенең чишмә башында торган кешеләр. Ул чакта башланган эшнең шундый матур нәтиҗәләрен күрү - күңелдә икеләтә шатлык тудыра. Безнең дә хезмәтебез керде, эзебез калды, дип сөенәсең. Бүген, Ходайга шөкер, керәшен хәрәкәтен дәвам итәрдәй яшьләребез бар. Агапов оештырган "Җанагай" ансамбле, "Моңлы Чаллы" җыр театры, "Бәләкәй дәдәйләр" инструменталь ансамбле балалары һәм яшьләре - шуның дәлиле. Мин үзем юбилей кичәсеннән әйтеп бетергесез уңай эмоция алдым. "Браво Агапов! Браво Чаллы керәшеннәре!" - дип әйтәсе килә."

Владимир Егоров - Самара өлкәсе Келәүле районы Назаровка авылы җирлеге башлыгы:

Ятим түгеллегебезне аңладык

"Виталий Васильевич безне - Назаровка әбиләреннән торган "Натукай" ансамблен беренче тапкыр дөньяга чыгарды. Ул - 2012 елдагы Нардуган бәйрәме иде. Без, берничә әбидән һәм Миша дәдәй Тазовтан торган төркем, тәвәккәлләп, Чаллыга юл алдык. Анда безне күтәреп диярлек каршы алдылар, туганлык җепләренең чын асылын шунда тойдык. Башка вакытта, чакырмасалар да, үзебез киләбез, дигән күтәренке уйлар белән кайтып киттек. Мукшы, чуаш, рус авыллары уртасында бер ялгызыбыз, ничектер, ятим кебек яшәп ятканда, күңелләребездә без ялгыз түгел дигән шатлыклы уй ныгыды. Район башлыгы Иван Николаевич Соловьев ярдәме белән сәхнә күлмәкләре дә тектердек. Бер сүз белән әйткәндә, Виталий Агапов әле ул Чаллы керәшеннәре җитәкчесе генә түгел, Самара керәшеннәре җитәкчесе дә. Юбилей кичәсенә чакырганнары өчен, чаллы керәшеннәренә зур рәхмәт. Без монда кунак булып кына түгел, тәҗрибә мәктәбе узу, өйрәнү өчен дә киләбез. Бүгенге юбилей бу яктан да тормыш сабагы бирде. Без аз, без бетәбез, дип кенә ятарга ярамый, ә без бетәргә тиешле түгел, дип яшәргә кирәк икән. Менә шуны аңлап, алга таба эшләргә дә, эшләргә, дигән уй белән кайтып китәбез."

Марквен Герасимович Федоров - керәшен хәрәкәте ветераны:

Башланган эш дәвамлы

"Мин барганда, зал халык белән шыгрым тулы иде. Кичә шулхәтле матур итеп башланды. Балачакта әти-әниләр, үзебез җырлаган җырларны ишетеп, бөтен күңелем белән кереп киттем бәйрәмгә. Кичәнең ахырына кадәр шундый күтәренке халәттә, хисләр диңгезендә утырдым. Без яшь чакта халыклар дуслыгы рухында яшәдек. Бер-беребез белән йөрештек, уңай якларыбызны башкаларга күрсәтергә, аларның уңай сыйфатларын үзебездә булдырырга омтылдык. Юбилей кичәсендә менә шундый милләтара дуслык җепләре чагылды. Украиннар да, мөселман кардәшләр дә, руслар да, башкортлар да безгә карата хөрмәтләрен белдерделәр. Бу - безнең халыкның, башка халыклар тормышына тыгылмыйча, үз йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, матур итеп яши белүе турында сөйләүче факт. Залда утыручы балалар, яшүсмерләр, урта буын вәкилләре, ветераннарның һәммәсе өчен, халыклар дуслыгының шулай чагылышы бик файдалы булгандыр, дип уйлыйм. Бүгенге тормышыбызда нәкъ менә шундый тәрбия кирәк тә инде.

Сәхнәгә күтәрелгән ветераннарның күзләре дымланган иде, үзең башлаган эшнең дәвамын күрү - ул бик зур нәрсә. Яшь вакытта шуның хәтле көч түгеп тә, дөньяны үзгәртә алмавыңа эчең пошып калса, хәзер инде башкалар синең хыялларыңның күпмесендер тормышка ашырган икән - бу шатлыклы күренеш.

Үземнең бала чакта язган бер шигыремне Виталий Агаповка җиткерәсем килә:

Керәшеннәр алар шундый халык:

Җырлый-җырлый эшкә баралар.

Киң кырларда мул игеннәр игеп,

Болыннарда печән чабалар.

Керәшеннәр алар шундый халык:

Җырлап алар эштән кайталар.

Бәйрәмнәрдә туганнарын җыеп,

Сыйлап-биеп озатып калалар.

Рәхмәт сиңа, Виталий Васильевич, шушындый кичә оештырып, бар карендәшләреңне сөендергәнең өчен!"

Язып алды Мария Мартынова

Фотолар Виталий Агаповның үз архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев