Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллы керәшеннәре эшен “бишлелек“ диделәр

31 январь көнне Чаллы керәшен җәмгыяте Отчет-сайлау конференциясе үткәрде. Конференция "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты"ның концертлар залында узды.

Конференция кунакларын "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле, "Җанагай" яшьләр ансамбле җырчылары каршы алды. Фойеда оештырылган җырлы-биюле уеннан берәү дә читтә калмады. "Карендәшләр" килгән кешеләрнең барысын да, уен түгәрәге эченә алып, бер кат биетеп чыгарды. Хуҗалар конференциядә катнашучыларга җырлы-биюле сәхнә күчтәнәче дә әзерләгәннәр. "Карендәшләр", "Җанагайлар" ансамбле җыручылары, Виталий Агапов үзе матур җырлары белән сөендерсәләр, "Бәләкәй дәдәйләр", "Шалтыр-полтыр" ансамбльләренә йөрүчеләр калак сугып, хуҗалыкта кулланыла торган эш коралларында уйнап, осталыклары белән конференциядәгеләрнең "ушын алды".

Конференция үзенең эшен отчет докладын тыңлаудан башлады. Докладчы Виталий Агапов үзе Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе итеп сайланганнан соңгы чорда башкарылган эшләргә анализ ясады. Соңгы елларда Чаллы керәшен җәмгыяте зур проектларда катнашкан. Аның иң мәртәбәлесе - "Керәшеннәр җырыу әйтә" исемле Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале. Быел әлеге фестиваль өченче тапкыр узды. Катнашучыларның гомуми саны 500 кешедән артып китте. Географик яктан да фестивальнең чикләре нык җәелде. Красноярск, Иркутск якларында яшәүче карендәшләребезгә кадәр әлеге фестивальгә килде. Виталий Агапов аларны Чаллыга китертүдәге чыгымнарны, оештыру, урнаштыру кебек эшләрне үзе хәл иткән. Керәшен җәмгыятенә балаларны, яшьләрне тарту буенча да шактый эшләр башкарылган. "Бәрәкәт" керәшен яшьләренең Чаллы бүлекчәсе төзелгән. Аның беренче җитәкчесе Алена Кудряшованың уңышлы эшләрен билгеләп, яшьләрнең хәзерге лидеры - Артур Сәләхиев адресына да мактау сүзләре әйтте җәмгыять җитәкчесе.

Докладка , Чаллы керәшен җәмгыяте идарәсе эшенә карата бик күп уңай фикерләр әйтелде. Түбән Камадан килгән Мария Савельева: "Чаллы керәшеннәре белән һәрвакыт аралашып яшибез. Бәйрәмнәр үткәргәндә, Виталий Васильевич безне җыйнап, оештырып йөртә. Яшь буынны керәшен культурасын өйрәнүгә тарта алуы да башкалар өчен менә дигән үрнәк. Агапов ул - керәшен халкының горурлыгы", - дигән сүзләрне җиткерде.

Укытучы Роза Львова: "Мин укучыларыма көн дә билге куям. Төрлесен куярга туры килә. Монда инде бер шикләнмичә, зур "бишле" куярлык", - дип, башкарган эшләргә "бик яхшы" билгесе куюны сорады. Чаллы керәшен җәмгыятенең эше бертавыштан "канәгатьләнерлек" дип билгеләнде.

Икенче көн тәртибендә Яңа Устав кабул итү мәсьәләсе каралды. Уставның кайбер пунктларына тукталып, тулы текст белән танышып чыгарга чакырды җитәкче. Чаллы керәшен җәмгыятенең яңа Уставы нигезендә аның члены булырга теләүчеләргә, җәмгыятькә алуны сорап, гариза язарга тәкъдим ителде.

Җәмгыятьнең отчет-сайлау җыелышын өч елга бер тапкыр уздырырга дигән карарга киленде.

Яңа правление составы, ревкомиссия сайланды. Идарә җитәкчесе итеп, бертавыштан, Виталий Агаповны билгеләделәр.

Соңыннан, җәмгыять эшендә уңышлы эшләүчеләрнең фамилияләре аталып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Александр Васильев, Альберт Петров, Валерий Чулаков, Иван Асанов, Александр Андров, Олег Смирновлар - Чаллы керәшеннәренең "иң юмарт кесәлеләре" икәне билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев