Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллы шәһәрендә Питрауны зурлап уздырдылар – фото

Яр Чаллы шәһәрендәге "Җиңү" мәдәният һәм ял паркын керәшеннәр гөрләтте.

14 июльдә кичке сәгать алтыда "Җиңү" паркында Яр Чаллы керәшеннәре җәмгыяте, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, Питрау бәйрәмен уздырды. Бу кичне биредә шәһәр халкы һәм килгән кунаклар керәшен көй-биюләре, җырулары дөньясында яшәде. Керәшеннәрнең Питрауга бәйле борынгы гадәтләрен, йолаларын күрде. Питрау бәйрәмендә Чаллының үзеннән - "Карендәшләр", ә күрше Түбән Кама районының Келәтле авылыннан "Серле мәләнчек" фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Әлбәттә, Питрауны Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җырлары ямьләде. Бәйрәм концертында, шулай ук, Яр Чаллы артистлары Илнур Гомәров, Гүзәл Хәкимуллина, Виктор Агапов, Виталий Анисимов һәм керәшен культурасын яратучыларның "Игәнәй" клубы активистлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев